“Ватаным Татарстан” журналисты “Эколидер” республикакүләм бәйгесендә беренче урынны алды

Бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган “Эколидер” республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Биредә ел буе үзеннән экологиягә өлеш керткән иң-иңнәрне бүләкләделәр. Табигать сагында торучылар арасында сәнәгать оешмалары да, балалалар бакчасы коллективлары да, мәктәпләр, вузлар, хәтта актив гаиләләр, журналистлар да бар.

Ел буе экология сагында торган, яшелләндерү эшләрендә актив катнашкан оешмаларны, балалар бакчалары, мәктәпләрне, студентларны, актив гаиләләрне, журналистларны тәбрикләделәр.

“Ватаным Татарстан” журналисты Гөлгенә Гыйльманова “Басма матбугаттагы иң яхшы язма” номинациясендә беренче урынны алды.


Фикер өстәү