Владимир Путин: “Россия һич кенә дә үзизоляция юлына күчмәячәк”

Көнбатыш илләре керткән санкцияләр Россияне үсеш юлыннан читкә тайпылдырмакчы иде.

Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында белдергәнчә, ил үзизоляция юлына күчмәячәк һәм кызыксынулы илләр белән мөнәсәбәтләрен үстерүне дәвам итәчәк.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Көнбатыш илләре керткән санкцияләр Россияне үсеш юлыннан читкә тайпылдырмакчы иде.

“Без беркайчан да үзизоляция юлына басмаячакбыз”, – диде ул. – Киресенчә, безнең белән кызыксынучылар, читләр мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреннән аера белүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтәчәкбез”.

Аның әйтүенчә, илебез мондый дәүләтләр белән сәүдә һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерәчәк.


Фикер өстәү