Айдар Хәлим: «Ачлы-туклы узган балачагымда 80 яшемә җитәрмен дип уйламадым»

«Ачлы-туклы узган балачагымда, 80 яшемә җитәрмен дә сезнең белән очрашырмын дип уйламый да идем…» Язучы, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим үзенең 80 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсен әнә шундый сүзләр белән башлады.

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган чарага Айдар Хәлимнең якыннары, татар дөньясы өчен билгеле шәхесләр һәм туган ягы Башкортстанның Миякә районыннан кунаклар килгән иде. Юбиляр, тамашачысы алдына чыккач, сүзен рәхмәттән башлады. Татарстан җитәкчелегенә дә, аны хөрмәт итеп килгән кунакларга да җылы сүзен кызганмады ул. Ә соңыннан үзе иҗат иткән берничә шигырен дә укыды.

Юбилей кичәсе котлауларсыз булмады, билгеле. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Айдар Хәлимнең милли күтәрелеш чорларында алдынгы сафларда булуын искәртте.

– Татар тарихында һәм халык күңелендә тирән эз калдырган Айдар абыйның үзенчәлекле, киңкырлы шәхес булуы әле күп тапкыр әйтелер. Минем аның татар җанлы, милләт җанлы кеше булуына басым ясыйсым килә. Милли күтәрелеш чорларында, бигрәк тә Башкортстан татарларының мәнфәгатьләрен яклаганда, алгы сафларда Айдар абый Хәлим иде. Мин аны бөркеткә тиңләр идем. Сәяси вазгыятьнең нинди булуына, җилләрнең кайсы яктан исүенә карамастан, ул һәрвакыт үткен, кыю һәм саллы фикер иясе, батыр йөрәкле милләт баласы булды, ә бүген ул – милләт агасы, – диде Данис Шакиров. – 80 яшегездә Казаныбызның иң матур залларының берсендә елмаеп утырасыз икән, тормышыгыз заяга узмаганны аңлыйсыздыр. Лаеклы  хезмәтегез югары бәяләнде: дәүләт бүләкләре бирелде, күпсанлы китапларыгыз басылып чыкты.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, юбилей иясенә шәмаил бүләк итеп, Коръәни Кәримдәге бер сүрәнең тәфсирен сөйләде.

– Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.) дошманнары, син – пәйгамбәр түгел, син –шагыйрь генә, дип, яла яккан. Аларга җавап итеп: «Шагыйрьләрнең колагына иблис пышылдап, алар үзләре дә саташып, кешеләрне дә саташтырып йөри. Әмма араларында иман китергәннәре дә бар, аларның сүзенә колак салырга кирәк», – дигән ул. Айдар Хәлим – менә шундый шагыйрьләрнең берсе, минемчә. Хакыйкатьне әйтеп бирүче шагыйребез ул безнең! Ак түбәтәй киеп, җыйнак кына татар сакалы үстереп, татар күңеленә якын шигырьләрен ничек дәртләнеп, илһамланып сөйләде бит бүген! – диде ул.

Шуннан сүзне юбилярның әшнәләре, театр әһелләре Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗановка бирделәр.

– Ул әсәрләрендә Татарстан, Башкортстан, Россия турында гына түгел,  дөньядагы, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикерләрен җиткерә, бар кешелек дөньясына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйли. Миңа калса, ул  Нобель премиясенә тәкъдим ителергә тиеш. Ләкин аңа әле Тукай бүләге дә бирелмәгән, – диде Равил Шәрәфиев.

Әзһәр Шакиров исә Айдар Хәлимне көрәшче дип атады.

– Бу сыйфатлар тумыштан салынган, күрәсең. Татар халкын уятыр өчен, хөрлеккә бару юлын яктыртыр өчен тугансыздыр сез.  Милләткә хезмәт итү – бөек максат ул. Ә ул гомере буе шушы максатка хезмәт итте. Татар халкының бөеклеген ачып бирергә омтылды, татар халкының башка милләттән ким түгеллеген күрсәтте. Мондый шәхес онытылмаячак, – диде ул.

Билгеле, юбилярның өч сылуы – өч кызы да сүз алмыйча калмады. Айдар Хәлимнең Илсөяре, Зөлфиясе һәм Кадриясе әтиләренә видеокотлау төшергән иде. Төпчеге һәм өлкән кызы татарча котласа, уртанчы кызы изге теләкләрен рус телендә җиткерде.

Айдар Хәлимнең иҗат кичәсендә котлаулар җырлар белән үрелде. Әдип язган шигырьләргә Зөлфия Тәхаветдинова иҗат иткән җырлар иде ул. Аларны Руслан Сәйфетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гүзәл һәм Арслан Сибгатуллинар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алмаз Хөсәенов, Илнар Шәрәфетдинов һәм башкалар яңгыратты.

 Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү