Казан Кремлендә гыйнвардан ноябрьгә кадәрге чорда 3,5 миллион турист булып киткән

Быел 11 ай эчендә илнең төрле почмакларыннан 3,5 миллион турист Казан Кремлендә булган. Шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты башлыгы Дарья Санникова әйтүенчә, узган елның шушы ук чорындагы (2,8 миллион кеше) белән чагыштырганда, 25%ка зуррак күрсәткеч бу.

2022 елда Татарстан башкаласын бигрәк тә Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ярославль, Владимир, Чиләбе, Пермьнән килгән сәяхәтчеләр үз иткән.


Фикер өстәү