Республикакүләм Чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак

Традицион Президент Чыршысы быел 25 декабрьдә узачак. Бу хакта брифинг барышында Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов әйтте.

— 25 декабрьдә «Татнефть-Арена» боз сараенда республикакүләм Чыршы бәйрәме булачак. Бәйрәмгә мобилизацияләнгәннәрнең балалары, кадет мәктәпләрендә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары, авыр тормыш хәлендә калучылар, сәләтле балалар өчен мәктәп һәм лицей укучылары киләчәк, — диде министр. — Быел бәйрәмгә 8500 бала чакырулы. Тамаша гаилә, могҗиза темасына багышланачак.


Фикер өстәү