Кулда – көрәк, күңелдә – теләк

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы уздырган «Эколидер» республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Ул быел 18 нче тапкыр үткәрелде. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп, 327 гариза килгән. Ел буе табигать сагында торучылар арасында сәнәгать оешмалары да, балалар бакчасы коллективлары да, мәктәпләр, вузлар, гап-гади кешеләр,  журналистлар да бар.

Чараны ачып җибәргән Татарстан Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин табигатьне саклауның әһәмиятен ассызыклады.

– Татарстан икътисадый яктан алдынгы санала. Шулай булгач, табигатькә дә зыян салына. Димәк, безгә тирә-якны ныклап саклау бурычы да куела. Безгә әйләнә-тирәне киләчәк буыннарга  пычратмыйча тапшырырга кирәк. Без бу хакта яшьләргә сөйләргә тиеш, – ди Рөстәм Нигъмәтуллин.

Быелгы «Эколидер» чарасы Татарстанның Экология һәм табигать министрлыгының 30 еллык юбилее белән бергә үткәрелде. Сәхнәгә тәбрикләргә чыккан һәркем, әле сезгә 30 гына елмыни, дип гаҗәпләнүен белдерде. Министр Александр Шадриков, аз вакыт эчендә кешеләр күңелендә озак эшләгән кебек калулары өчен тармак ветераннарына рәхмәтен җиткерде.

– Бүгенге нәтиҗәләр өчен без аларга рәхмәтле. Алар биргән күрсәтмәләр белән эшлибез, – ди министр. –  «Эколидер» бәйгесе мәктәп балаларын, укытучыларны, галимнәрне, сәнәгать өлкәсендәге кешеләрне берләштерә. Ел саен иң яхшыларын сайлап алу, бүләкләү аларга киләсе елда да зур эшләр башкарырлык көч бирә. Табигать сагында булган һәркем алдында башыбызны иябез.

Экологларның эшчәнлегенә Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да зур бәя бирде. «Сез безне бәхетле итәсез. Сезнең ярдәм белән бездә һәр почмакта матурлык хакимлек итә. Министрлыкны матурлык тудыручы һәм яхшы кәеф өләшүче оешма дияр идем», – ди Татьяна Ларионова.

Җиңүчеләр арасында Әтнә районының Югары Көек авылында гомер итүче 75 яшьлек Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов та бар иде. Ул үз гомерендә 7 мең агач утырткан. Аны Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда беләләр икән. Испания журналистлары да Габдуллаҗан абый турында сюжет төшереп киткән. Мәскәү журналисты Валдис Пельш та Әтнәдә кунак булып киткән. Аның хакында 1 нче каналдан күрсәткәннәр дә инде.

– Берүзем 7 мең төп агач утырттым. 63 төрдә. Шуның 40ы безнең якларда үсә торган, 23 төре башка климатка ияләшкән агачлар, – ди ул. –  Безнең авылда чишмә бар. Аны гомер буе әти карап торды. Хәзер ул эш миңа калды. Агачларны 1970 елдан утырта башладым.

Аның үзе генә шулкадәр үстерә алуына гаҗәпләнүчеләр дә бар икән. Эшкә күңел бирсәң, утыртырга да, тәрбияләп торырга да вакыт җитә, ди үзе.

– Кулда – көрәк, күңелдә теләк булса,  агач үсә ул,  – ди Габдуллаҗан абый. – Шушы эшем өчен Казанга чакырырлар дип уйламадым да. «Әтнә таңы» газетасы мөхәррире Гөлнар кыстады мине. «Әйдә әле, Габдуллаҗан абый, син дә катнаш», – диде. Аллага шөкер, җиңүче булдым.

Редакциядән. «Ватаным Татарстан» журналисты Гөлгенә Гыйльманова «Басма матбугаттагы иң яхшы язма» номинациясендә беренче урынны алды.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү