Казан парклары бәйрәм чараларына чакыра

Быел Казан халкы һәм кунаклары өчен шәһәрнең 19 җәмәгать киңлегендә 111 бушлай кышкы чара әзерләнгән. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә. Паркларда балалар өчен театральләштерелгән тамашалар, төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырыла.

“Ак чәчәкләр” бульварында балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади остаханәләр уза. Бүген, 3 гыйнварда,12:00 сәгатьтә «Яңа ел символы – 2023″, ә 13:30да«Вязание пуффи» мастер-классы оештырылачак.

Бәйрәм чаралары шәһәр ишегалларында да узачак. 3 гыйнвар 16:00 сәгатьтә Чуйков урамы, 25 адресы буенча урнашкан ишегалдында «Кыш Бабай хисләре» урам спектакле планлаштырылган. Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык урамындагы паркта һәм Казан халыкара ат спорты комплексында да (Патрис Лумумба урамы, 47 а/1) күңел ачу программалары узачак.

16:00 сәгатьтә Казан циркы артистлары Горький исемендәге паркта һәм 19:00 сәгатьтә Урицкий паркында “Уенчыклар тормышы” программасын тәкъдим итәчәк. Кичке Яңа ел программаларыКрылья Советов, Черек күл паркларында, Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак.

Шулай ук 16:00 сәгатьтә Татарстан төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында балалар өчен шугалакта Яңа ел карнавалы булачак.

18:00 сәгатьтә “Сaлават Купере” торак комплексы паркында татар альтернатив музыкасы яңгыраячак. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Yummy Music лейблы артистларыннан “Яшь көч” дип исемләнгән концерт көтә. Кунаклар алдында AлияНур, Aйрат Хәйруллин, Fauzia, Yatmas Dusai, Elina, Аzat Gimadeev, Said Оlur һәм ILGIZ чыгыш ясаячак.


Фикер өстәү