Башкортстанда — ат җигәләр, Мамадышта сөрән сугалар

Көтеп алынган Яңа елга да аяк бастык. Аны төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Башкортстанның Бүздәк районының Каран җирлегенә кергән авылларда 1гыйнвар көнне һәр кешене атлар җигеп котлап йөриләр икән.


— Каран җирлегенә 11авыл керә. Ватсапта авыл төркеме бар. Кыш бабай, Кар кызы утырган ат бөтен авылга туктап, халыкны котлап чыга, — ди Иске Актау авылында яшәүче Сәлимә Сәитова.- Атлар да кимеде бит хәзер. Элегерәк Кыш бабай пар атларда йөри иде. Заманалар үзгәрсә дә, гореф- гадәтләр саклана.Һәрберебез Кыш бабай белән Кар кызын көтеп тора.
Мамадыш районының Түбән Яке авылында исә гомер- гомергә 1 гыйнварда халык сөрән суга. Яңа ел белән котлап, һәр йортка бала-чагалар, ир- атлар керә. Тәртибе шул- Яңа ел иртәсендә йортка ир кеше керү кирәк. Хатын-кыз кергән йортка ел буе борчулар килергә мөмкин дигән ышану бар.
Быел да бәйрәм иртәсе күңелле узган. Малайлар иртәнге биштә торып бәйрәм белән котлаган. Кергән йорт саен күп итеп күчтәнәч тә биргәннәр үзләренә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү