Әлфинә Әзһәмовага бер солдат мәхәббәтен аңлаткан

Җырчы Әлфинә Әзһәмовага бер солдат Яңа ел белән котлап смс-хәбәр җибәргән. Җырчы аны статусларына урнаштырган, дип яза Кызыл таң.

«Әлфинә апа, сезне Яңа ел белән. Бөтен рота сезнең җырларны ярата. Мин службада. Мин сезне яратам, җырчы сандугачым минем», – дип язган ул.

Аның махсус операциядә катнашучымы, әллә инде хәрби хезмәттәге егетме икәнлеге билгеле түгел. Фотода да ул хәрби киемнән. Ничек кенә булса да, исән-сау кайтырга язсын!

Фикер өстәү