Оборона министрлыгы 89 хәрбинең үлеме сәбәбен ачыклаган

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия хәрбиләренең Макеевкадагы вакытлыча урнашу пунктына Украина кораллы көчләренең һөҗүме нәтиҗәсендә 89 кеше һәлак булган. Бу хакта «Ведомости» яза.

Тиешле белдерү белән Россия Кораллы көчләре хәрби-сәяси идарәсе башлыгының беренче урынбасары генерал-лейтенант Сергей Севрюков чыгыш ясаган.

Күптән түгел ТАСС хәрбиләрнең ПТУ бинасында булуын, ә бәрелешнең сәбәбе — аларның кәрәзле телефоннар куллануы булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

Севрюков матбугат чараларындагы мәгълүматның күбесен раслаган.

Фаҗигадән соң әлеге хәрби часть командованиеләре һәм офицерлары, башка бүлекчәләрнең кече командирлары һәм хәрбиләре зыян күрүчеләрне коткару өчен барлык чараларны күргән. «Шуңа да карамастан, тимер-бетон конструкцияләр өемнәрен сүтү барышында һәлак булган иптәшләребезнең саны 89га җитте», — дип хәбәр итә Сергей Севрюков.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү