Без ничек үзгәрдек?

 Газета хәбәрчесе, яңа 2023 елның беренче көннәрендә унъеллыкларны артка чигереп, үткәннәргә борылып карады. Без кем идек тә, кем булдык, ягъни. Әйтик, кырык ел элек без бөтенләй башка кешеләр идек, башка идеология кысасында яшәдек, бүтән идеалларга омтылдык.

Яшәгән илебезгә кадәр башка иде. Дөньядагы иң куәтле ике державаның берсендә яшәүчеләр буларак, иртәгәге көнгә ышаныч белән карый идек. Эшсезлек юк, киресенчә, эшләми яшәргә теләсәң, мәҗбүри рәвештә эшкә урнаштыралар, койрыгыңны сыртка салырга уйласаң, тунеядец дип төрмәгә үк тыгып куярга да мөмкиннәр. Җинаятьләр кодексында махсус статьясы бар. 1961 елда кабул ителгән указ нигезендә, 4 ай эшләмичә яшәсәң, хөкем ителәсең. «Паразит» дигән исем белән бүләклиләр. Җенси бозыклык бар, әлбәттә, әмма яшерен. Фахишәлек өчен шулай ук төрмәгә утырталар. Бу юлларның авторы 1982 елның март – апрель айларында үз күзләре белән күрде төрмәгә утыртылган совет фахишәләрен. Горький автозаводында эшлиләр иде. Буш вакытта «һөнәр»ләрен кулланганнарын да белә идем. Әмма халыкның күпчелеге «бездә фахишәлек юк» дип ышанып яши, җенси яктан тотнаксыз хатын-кызларга караш үтә начар иде.

1983 елның гыйнвар башында СССРдагы иң популяр газета «Аргументы и факты» атналыгы нинди темалар күтәргән? Исегезгә төшерәм: ул чакта интернет юк, халык, егылып, матбугат укый, төнлә качып кына «Америка тавышы»н тыңлаучылар бар. «АиФ»ны исә элиталар гына укый, чөнки язылу лимит белән, теләсә кем языла алмый. Газетаның төп темасы – Көнбатыштагы тормыш рәвешен тәнкыйтьләү, Американың СССРга каршы идеологик диверсиясен фаш итү. Язмалар исеме: «Истина» по-американски, или лжеаргументы антисоветизма», «Анатомия лжи. Как «Эмнисти интернэшнл фабрикует доказательства», «Безработица в странах «всеобщего благоденстивия», «Два мира – два образа жизни»… Көнбатыш белән мөнәсәбәтләргә багышланган тагын бер язма бар әле. Бер чыгарылыш өчен күбрәк булып тоелмыймы? Ике төрле яшәү рәвеше турындагы язмада СССР белән капиталистик дөньяда яшәүнең аермалары күрсәтелгән. Совет хакимияте урнашканнан соң, илнең милли байлыгы (җирне, урманнарны, җир асты байлыкларын кертмичә) 30 тапкыр артты, диелгән. Соңгы ун елда төп җитештерү фондларының ике тапкыр артуы турында мәгълүмат та шуңа ияреп үк килә. Ә менә АКШка төп җитештерү фондларын ике тапкыр арттыру өчен – 20 ел, Бөекбританиягә – 19, Германия Федератив Республикасына 16 ел кирәк булган икән.

Кайда яшәү өстенрәк булуы аңлашыла инде монда. «АиФ»ның ул чактагы укучыларына: «9 елдан соң СССР булмаячак, ун ел узгач, Мәскәүнең өлкән класс укучыларының 60 проценты «Нинди профессия аеруча кызыктыра?» дигән сорауга «путана», ягъни «фахишә» дип җавап бирәчәкләр», – дисәң, сиңа акылдан язган кешегә караган кебек карарлар иде. Гомуми фикерләү калыбыннан чыгып китүчеләргә психиатрик клиника ишекләре бик җайлы ачыла торган еллар бу. «АиФ»ның 1993 елның 4 гыйнвар санында «Откровения путаны. «Бесплатных завтраков не бывает» дигән язма китерә яшьләрнең нинди идеалга омтылулары турындагы саннарны. «Путана» тормышы аның үз авызыннан сөйләтелә. Газмановның «Путана» дигән популяр җыры ничәнче елда язылды икән?

1993 елның 4 гыйнварында американнар безгә дошман түгел инде. Аларның тормыш рәвеше мавыктыргыч, өстен итеп сурәтләнә. «РОВЕСНИКИ. Как житуха, американский студент?» дигән язма океан арты студенты белән сөйләшүдән соң туган. Барысы да яхшы түгел, әмма… Базар, сәүдә, байлык – 1993 ел башында инде төп темалар.

«ВЗГЛЯД СО СТОРОНЫ. Русские идут своим путем» дигән мәкалә Көнбатышының Россиягә күрсәткән финанс ярдәме (кредит) турында сөйләнелә. Хәтерлим әле: 1992 ел башында янкилар, базарга алар өйрәткәнчә керсә, 24 Россиягә миллиард долларлык кредит вәгъдә иткәннәр иде. Язмада шул кредит хакында бара сүз. 10 миллиард доллар – әҗәтләрне түләү өчен, 6 миллиард – ярдәм буларак (товарлар сатып алу өчен дип аңлыйм), тагын 6 миллиард – сумның курсын тотрыкландыру өчен. Утыз елга якын вакыт узгач, Россиянең триллионлаган доллар акчасы чит ил банкларында туңдырылачагы, шуннан соң да илдән ел дәвамында 250 миллиард доллардан артык капитал качачагы турында әйтсәң, 1993 елда «АиФ»ны укучылар ни диярләр иде икән?

2003 елның гыйнварында темалар бераз үзгәргән. Чечня сугышы – төп темаларның берсе, берничә язмада күтәрелә. Американнар әле безнең дошманнар түгел. «Как я служил в армии США» дигән язма АКШ армиясен нигездә уңай яктан яктырта (дедовщина юк, рядовойның айлык хезмәт хакы – 1160 доллар (2003 ел өчен бик зур сумма). Бу вакыта инде «АиФ» сары газета титулын алган диярлек, рәсмилектән ерак тора.

2013 елның гыйнварында чыккан беренче санында җитди әйберләр табу кыен. Шунысы бар: кәгазь басма интернет сайтыннан аерыла. Ун ел эчендәге беренче зур үзгәреш: мәгълүмат кырында интернет өстенлек итә башлый. Көнбатыш белән дошманлык һаман да сизелми әле. Украиннар белән тартышучылар да юк. Мигрантлар темасы – үзәктә.  «Тамакны керосин белән дәвалап буламы?», «Массаж нәрсәсе белән зыянлы булырга мөмкин?», «Бармаклар чәнчү нилектән пәйда була?» кебек күпчелек укучыларны җәлеп итә торган язма башлары алгы планга чыккан.

Бу юллар язылганда, 2023 ел саны әлегә чыкмады. 2022 елның ахыргы саннарының интернет вариантын ачып карыйк. Газета яңадан сәясәт мәйданына әйләнеп кайткан. Путинның махсус хәрби операция сроклары, Украинага корал сатучылар, нефть «түшәм»е турында белдерүләр беренче урынга чыккан. БДБ илләренең рәсми булмаган саммиты яктыртыла, «Армиягә ничә яшьтән чакырачаклар?» «Чит илләргә чыгу чикләнәчәкме?» дигән сораулар күтәрелгән. Аңлашыла инде: махсус хәрби операция һәм аңа бәйле темалар киң яктыртыла.

«Утыз-кырык ел эчендә массаларның аңын ничек кискен үзгәртеп була?» дигән сорауга газета саннарын өстән-өстән генә карап чыгу да җавап бирергә булыша. Быелның декабрендә чыккан соңгы сан СССРны искә ала. «Как уточняют социологи, при разговорах о «светлом прошлом» в воображении у ностальгирующих по СССР людей чаще всего возникает не реальная страна, а миф. Что касается молодёжи, то она судит о прошлом либо по старым фильмам, либо по воспоминаниям родителей», – дигән юллар бар. «АиФ» авторлары СССРга тискәре мөнәсәбәттә тора. Җәмгыятьтә совет чоры билгеләре күренә башлауга риза ук түгелләр. Әмма без СССРның җитмешенче-сиксәненче елларына таба түгел, Төньяк Кореяның иң начар вариантына таба хәрәкәт итәбез. Акны – кара, караны ак дип күрсәтү хәзер бик җиңел. Наполеон турында анекдот бар бит. «Кулымда «Правда» газетасы булса, французлар мине Ватерлоода җиңде дип белерләр иде», – дигән, имеш.

Пропаганда – бик көчле корал ул. Аның ярдәмендә державаларны түнтәрү, бәлеш кебек кисәкләргә бүлү берни түгел. Илнең кайсы якка таба хәрәкәт итүен беләсегез килсә, элекке газеталарны бүгенгеләре белән чагыштырыгыз.

                            Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү