«Башта – улымны, аннары киленемне югалттым»

Апас районының Акхуҗа авылында гомер итүче 95 яшьлек Әлфинур Сабитова һәр туган көнгә рәхмәт укый. Тормышта агын да, карасын да күргән әбекәй бүгенгесен оҗмахка тиңли.

– Колхозда эшләмәгән эшем калмады. Озак еллар сыер саудым. Печән чабу, урак уру, окоп казулар да эләкте. Авыл башында гына окоп казыдылар. Бик яшь булсак та, өсләрен тигезләп торырга алып чыгалар иде. Хәсрәт тә, нужа да, ачлык та күрдем, – ди ул.

Әлфинур әби күп югалтулар да кичергән. Сыңар канатлы калып, улы гаиләсенә сыендым дигәндә генә, бердәнбер баласының гомере юл һәлакәтендә өзелә. Мәрхәмәтсез үлем килененнән дә аерган. Ике оныгына сөенеп, ачы хәсрәтләрне уздыра алган ул.

Әлфинур әбинең бүген аяклары авырта. Оныклары атна саен кайтып йөриләр. Шулай ук күршесе Миләүшә Сөнгатуллина, Нигъмәтҗановлар гаиләсе, туганнары, кодагые аңа ярдәм итәргә тырыша.

– Аякларым авыртмаса, чаба-чаба эшләр идем, эшне бик ярата идем. Тотынып кына йөрим шул. Миләүшәм мине ашата да, эчертә дә, көнгә әллә ничә керә. Туганнарым да бик әйбәт. Кызларым кайтканны шатланып көтеп торам, – ди ул.

Әлфинур апаның капкасы ябылып тормый. «Икенче әнием кебек ул», – дип, Наил абый Нигъмәтҗанов килеп керә. «Ни хәлең бар, кодагый?» – дип,Суфия апа Курамшина ишек шакый.

– Туганнарча яшибез. Хәлдән килгәнчә булышабыз. Акхуҗага килен булып төшүемә – 56 ел. Шуннан бирле дус, бердәм без. Әлфинур апа үзе дә – сабыр, чыдам, акыллы, олы йөрәкле хатын-кыз. Туганнарга да, авылдашларга да изге теләктә яшәде, – ди Гөлирам апа Нигъмәтҗанова.

Әлфинур апа зарланмаска өйрәнгән. Шатлыклары да, борчулары да үземнеке, ди ул.

– Ходай мине озын гомер белән бүләкләде, әйбәт кешеләр янәшәсендә яшим. Тормышта хәсрәте дә, шатлыгы да була. Авыр чакта мин бәхетсез дип елап утырып кына эш бармый, – ди ул. – Алдагы көнгә өмет яшәтергә тиеш. Кара болытлар артында аклары күп аның. Оныкларым бәхетенә сөенәм. Әле дә алар бар, дим. Авылдашларыма мең рәхмәт. Мин бик бәхетле картлык кичерәм!

Гөлгенә Шиһапова

 

 


Фикер өстәү