99 яшьлек Зиннәтулла бабай: “Тормыш ничек тә бара”

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылына баргач, Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан каймасы төзелешендә катнашкан Зиннә­тулла Заһидуллин белән танышып чыктык. Аллаһы Тәгалә Зиннәтулла бабайга озын гомер насыйп иткән. Августта 99 яшь тулачак икән үзенә. Кышны Яшел Үзәндә, балалары янында чыкса, гомер буе торган нигезен сагынып, җәен туган авылына кайта.

– Монда рәхәтрәк. Һавасы да, халкы да әйбәт. Шәһәр халкы да элек ачык иде. Хәзер бер-берең бе­лән аралашу бетте. Терәлешеп торган күршеләр дә, туганнар да бер-берсенең хәлен белешми. Хәтта ир белән хатын бергә эскәмиядә утырса да, сөйләшмиләр. Авылда капка төбенә чыгып утырырга яратам. Үткән кеше: “Бабай, нихәл?” – дип сәлам биреп китә. Шуннан да күңел була инде, – дип күңелен бушатып алды ул танышу белән үк.

Үзе генә торса да, карап-тәр­бияләп, күз-колак булучы якыннары күрше йортта гына яши икән.

– “Безгә генә кереп яшисеңме әллә?” – дип гел әйтәбез үзенә. Юк, тыңламый. Гомер иткән йортында яшәр өчен дип кайта бит инде ул. Ялгызына бик җиңел булмаса да, безгә кереп торасы килми, – ди бабайның туганы Фәридә апа.

99 яшен тутырса да, хәтере сөб­ханалла әле Зиннәтулла бабайның. Колакка катырак булса да, бөтен вакыйгаларны, вакытларны бик төгәл итеп сөйли. Сугышка алынганын да, аннан, яраланып, туган якларына кайтып егылганын да тәфсилләп тасвирлады. Фронттан кайткач, төрле эшләрдә эшләгән.

Зиннәтулла бабай – Казан каймасы төзелешендә дә катнашкан кеше. Тарихтан билгеле булганча, 1941 елның 25 октябрендә, Оборона комитеты карары нигезендә, Казанны әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер “нокта”га туплау башлана. Бу план тарихка “Казан каймасы” дип кереп кала. Халыкта бу “окоп казу фаҗигаләре”, “окоп казу сере”, “окоп еллары” булып күңел­ләргә уелган. Казан каймасының чикләре Мари, Чуашстан республи­каларыннан башланып, Татарстан аша уза. Халык таңнан алып төнгә ка­дәр дошман килү юнәлешендә бер­сеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, пехотага каршы кеше биеклегендә булган окоп­лар, танкка каршы зур чокырлар казый. Алар­ның тирәнлеге – 1,5 метр, киңлеге 4-5 метр була. Дошман киләсе якны – сөзәк, икенче ягын текә итеп эшлиләр. Ә тау өстендә – дотлар, дзотлар, алар, имән бүрәнәләрдән буралып, җир­гә күмеп ясала. Ул землянка сыман ныгытма була. Фашистлар Мәс­кәү тирә­сен­дә тар-мар ите­лүгә, фронтларда хәлнең берник­а­дәр яхшыруына карамастан, Казанны сак­лау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 фев­раленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 ел­ның март урталарында гына кайта.

Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казанның югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Тарихта тиңе булмаган эш башлана. Окоп казучылар 400–500 кеше бер колоннага берләшә. Нигездә эш Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Спас районнары терри­т­ориясендә бара.

Язма героебыз Казан каймасын төзегән вакытта авыл советы рәисе булып эшли.

– Мине, 21 яшьлек егетне, авыл рәисе итеп куйдылар. Окоп казу турындагы хәбәр килеп ирешүгә, мәк­тәптә штаб оештырдылар. Авыл­га Казаннан, районнардан бер­тук­таусыз халык агылды. Көненә ике­шәр йөз кеше килә. Барысын да окоп казырга җибәргәннәр. Минем бурыч аларны фатирга урнаштыру иде. Урам буенча йөреп, һәр өйдә күпме кеше яшәвенә карап, капкаларына саннар сугып чыктым. Биш дип язылган икән, анда биш кеше керергә тиеш була. Авыл халкы, ничек кенә авыр булмасын, каршы килми. Каршы килергә дә куркыныч, приказ бар. Клубка да, китапханәгә дә керттек. Күбесен күрше авылларга озатып-таратып бетердек. Килү­челәр арасында Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов та бар иде, тагын ике язучы барлыгы истә калган. Мин аларны фәкыйрь генә йортка урнаштырдым. Сукыр лампа кертеп бирдем. Шуннан соң Гадел Кутуй “Сукыр лампа” дигән шигырен язган. Окоп казучылар өчен пекарня ачылды, эш кораллары кайтардылар, табиб­лар китерелде, авырып китүче­ләрне кире өйләренә озаттылар. Кич белән өйдә ут яндырырга ярамый иде. Төнлә, чират торып, урамнарны сакладык. Уты булган кеше­ләр­гә кисәтү ясала иде, – дип ха­тирәләрен уртаклаша Зиннә­тулла бабай.

Алар хатыны белән бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары, оныклары да тормышта үз куышларын булдырып, яхшы урыннарда эшлиләр. Олысы Америкада яши. Тик ата кешегә сугыш афәтләрен генә түгел, ике баласының үлемен дә күрергә язган икән. 15 ел элек тормыш иткән хатыны да үлеп киткән.

– Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Яшьтән үк җәяү йөрергә яраттым. Аннан соң һәр нәрсәне тәртип, җай белән эшләдем. Кабаланмый идем. Тормыш ничек барса да бара ул. Минеке шулай акрын гына барды. Менә шушы яшемә җиткәнемә бик сөенәм. Зарланмыйм. Әби генә нык сагындыра менә. Көн дә искә төшә. Тагын күпме гомер калганын бер Алла гына белә, – дип озатып калды ул безне.

Зөһрә Садыйкова

(“Ватаным Татарстан”, /№ 90, 26.06.2019/)


Фикер өстәү