Газетага язылу

«Әни язмышын кабатладым»

Каенана белән киленнең икесенә бер язмыш. Балтачта яшәүче Нина Филиппова 25 ел элек ирсез кала, ә 2018 елда улы һәлак була. Бирешмиләр, икесе бер йодрык булып гомер итәләр.

«Әни язмышын кабатладым»
Фото: шәхси архивтан

– Сынауларны күп күрдем. Әмма аларны уйлап, борчылып яшисем килми. Йөрәгемнән, саркып, кан тама. Башта иремне, аннан улымны җирләдем. Икесе дә фаҗигале төстә вафат булды. Иремне югалтканга 25 ел инде. Ике бала белән ялгыз калдым, – дип сөйли 60 яшьлек Нина. – Ирсез тормышның авырлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Кая тотынма, ир кулы кирәк. Әле бит ике баламны да кеше итәсе бар. Ярдәм итәм дип торучы булмады. Кеше сүзе дә, күзе дә икенче була. Ялгыз хатын булгач, төрлесен ишеттем. Янымда хәлемне аңлап сөйләшеп торсалар да, артымнан гайбәтемне саталар иде. Әмма мин аларны ишетмәдем дә. Еламадым түгел, еладым. Төннәр буе, ник миңа гына соң бу сынау, дип үкси идем.

Ә моннан 8 ел элек Нина улы Александрны җирли. Ул юл фаҗигасенә очрап һәлак була.

– Киленем Альмира Субаштан. Керәшен кызы ул. Ә без – удмуртлар. Киленемнең нәселендә татарлар күп. Шуны уйладым да, өйләнешкәндә никах укытырга киңәш бирдем. Икесе дә риза булдылар. Керәшен белән удмурт гаиләсендә мулла чакыртып никах укыттык. Гаиләбездә бик күңелле безнең: бәйрәмнәр күп, бер-беребезнең динен хөрмәт итеп яшибез, – ди Нина. – Һәркем үзе теләгәнчә, йөрәге кушканча яшәргә тиеш, дип уйлыйм. Язмыш ничек кенә сынаса да, көчле булырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнәсең икән ул. Елап кына да яшәп булмый. Моннан сигез ел элек улымның арабыздан китүе дә үзәгемне өзде, йөрәгемнең чите кителде. Бар ышанычым улымда иде.

Александрның 30 яшьлек хатыны – тол, ике баласы ятим кала. Каенана белән киленнең аралары тагын да якыная. Бер-берсенә таяныч, ярдәмче булып яшиләр.

– Иремнең үлемен бик авыр кичердем. Әле бит ул чакта малайларым да бәләкәй. Ничекләр алга атларга, ничек тормыш итәргә дип тирән уйларга баттым. Әни мине ташламады. Бик озак бер йортта яшәдек. Үз йортыбызны җиткереп бетергәч, аерым тора башладык. Әмма әни белән бер дә аерылган юк. Бергә эшлибез. Мин кайчак үз әниемә дә сөйли алмаган серләрне каенанам белән бүлешәм. Без аның белән яшьлекләрне искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, бөтен эшне бергә эшлибез. Тормышта төрле чаклар булгалады, нидер ошамый икән, беребез әйткәндә, икенчебез дәшми тора белә. Мин әнигә барысы өчен бик рәхмәтлемен, – дип, Альмира елап җибәргәнен сизми дә калды. Инде күз яшьләрен күп түккән ханым үзен тиз кулга алды.

– Әни көчле рухлы булмаса, белмим, мин нишләр идем? Төпле киңәшен бирә белде ул. Кешеләргә артык ышанма, сереңне сөйләмә, диде. Һәрчак иңен куйды. Балаларны аякка бастыру җиңел булмады. Анда да әни ярдәм итте. Ул хәзер дә без дип яши, – ди Альмира. – Кибетебез бар. Аның бер ягында әни, икенчесендә мин сатам. Улларым да кул арасына керә инде. Язмыш ничек кенә сынаса да, сынмаска, алга атларга кирәк. Әмма ялгызыңа гына бик авыр. Менә шул чакта әни кебек кулын сузган, кочагына алып юаткан кешең булу зур бәхет икән. Кайсы киленгә тигән мондый бәхет? Башка гаиләдә булсам, минем барлыгымны да онытырлар иде инде... Ә әнинең йөрәгендә бар нәрсәгә урын бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре