Газетага язылу

Мәктәп укучыларына 12 төрле яңа ризык тәкъдим ителә

Бүгенгә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты штаты 94,6 процентка җиткән.

Мәктәп укучыларына 12 төрле яңа ризык тәкъдим ителә

Кадрлар җитмәү мәсьәләсе профильле уку йортлары белән хезмәттәшлек аша хәл ителә. Хәзерге вакытта ашханәләр штаты 82,4 процентны тәшкил итә. Департаментның ресурс үзәге сизелерлек ярдәм күрсәтә. 1 сентябрьдән 117 икенче курс студенты эшкә керешәчәк, алар 30 мәктәптә һәм 14 балалар бакчасында кече пешекче булып эшләячәк. Ведомствоның яңа уку елына әзерлек нәтиҗәләре турында бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә департаментның генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләде.

Эшкә керешү

Аның сүзләренчә, 1 нче курста 100 студент укый башлый. Студентлар беренче көннәрдән үк эшкә керешә. Бу шәһәргә югары тармак стандартлары буенча эшли белүче белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә.

– Күптөрле корпоратив программалар бар. «Дустыңны алып кил» белгечләрне җәлеп итү программасы булган вакансияләрне тиз арада ябарга мөмкинлек бирде. Быел аның ярдәмендә штатка 27 яңа хезмәткәр өстәлде. Ведомство яңа хезмәткәрләрне эшкә ияләштерүгә аерым игътибар бирә. Остазлык системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, эшнең беренче елында кабул ителгән хезмәткәрләр арасында кадрлар алмашыну күрсәткече сизелерлек кимеде. 2024 елда 45 процент булса, быел исә 17 процент кына, – диде Рима Мөхәммәтшина.

Бүгенгә департамент көн саен Казан һәм Татарстанның 10 районында 1 меңнән артык учреждениедә 310 мең кешене тукландыру белән шөгыльләнә. Шул исәптән Казанда 204,5 мең мәктәп укучысы, 91,7 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм 5 мең хастаханә пациенты кайнар ризык ала.

Ризыклар төрлелеге

Рима Мөхәммәтшина сүзләренчә, 1 сентябрьдән Казанда мәктәптә туклану ризыклары төрләндерелә: ашханәләрдә дөнья халыкларының аш-сулары белән таныштыра торган махсус көн программасы әзерләнә. Әлеге тәкъдим укучыларның төшке ашка кызыксынуын арттырырга, туклануны кызыклырак итәргә тиеш. Яңа алымны укучылар арасында таныту өчен департамент мәктәп администрацияләре белән бергә тематик сыйныф сәгатьләре, ризыкны тәмләп карау чаралары, интерактив уеннар үткәрергә ниятли.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин үз чиратында, мәктәпләрнең азык-төлек блогында ризыкларның кайнар һәм тәмле булуы белән бергә, аларның файдалы булырга тиешлеген дә билгеләп үтте.

– Мин кат-кат әйтәм: балалар төрлечә киенә, төрлечә укый, төрле нәтиҗәләр күрсәтә ала, әмма мәктәптә аларның барысы да бер үк төрле тәмле, файдалы ризыклар белән тукланырга тиеш. Бу – сәламәтлек нигезе, – диде ул. Илсур Метшин сүзләренчә, мәктәп укучыларын сыйфатлы ризык белән тәэмин итү – Казанның, бөтен республиканың, тулаем алганда илебезнең сәламәт буынын формалаштыруга керткән зур өлеше. «Бу эш белән без инде 20 ел шөгыльләнәбез, аз вакыт түгел, бәхеткә, уңай нәтиҗәгә ирешә алдык», – дип сөйләде Илсур Метшин.

Яңа уку елында Азык-төлек департаменты 173 мең Казан укучысына кайнар ризык әзерләргә ниятли. Менюга 12 төр яңа ризык өстәлә. Монда балалар венгрча гуляш, сыр белән итальянча балык, эремчек пилмәне, ризотто, «Рим каникуллары» пастасы белән сыйлана алачак. Департаментта балык ризыкларын популярлаштыруга аерым игътибар бирәләр. Рима Мөхәммәтшина кече сыйныф укучылары туклана торган ризыклар исемлегенә балык кертүгә бәйле кыенлык булуга карамастан, ведомствоның әлеге продуктның файдасы турында балаларга, ата-аналарга аңлату эшен дәвам иттерәчәген билгеләп үтте. Шунысы сөендерә: яңа уку елында мәктәп ризыкларына бәяләр элеккечә кала. Башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез туклану буенча федераль программа гамәлдә. Өлкән сыйныф укучылары өчен 93 сумлык «ризыкны ирекле сайлау» төре саклана. Моннан тыш, хәзер теләсә кайсы укучы аш ризыгын аерым сатып алырга мөмкин.

– Россия Президентының башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай туклану турындагы карары мөһим ярдәм булды – без әлеге системадан дөрес файдалана алдык. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары төшке ашны бушлай ашый. Бу – безнең илебезне саклаучы геройларның гаиләләренә карата хөрмәтебез, – дип ассызыклады мэр.

Күркәм гадәт буенча, яңа уку елыннан ата-аналар өчен мәктәпләрдә ризыкларны тәмләп карау чаралары, туклану комбинатына экскурсияләр, аш-су әзерләү остаханәләре оештырыла башлый. «Тәнкыйть сүзләре яудыра торган ата-аналарның безнең партнерларга, ярдәмчеләргә әйләнүе аеруча сөендерә. Әлеге зур һәм җентекле эшнең төп нигезендә сәламәт буын тәрбияләү бурычы ята. Нәтиҗәне без тиз генә күрә алмаячакбыз, әмма мәктәп елларында бала сәламәтлек нигезләре турында уйлана башлый, балада тулы һәм дөрес итеп туклануга карата аерым бер гадәт барлыкка килә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре