Газетага язылу

Икенчел чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләр каралган

1 сентябрьдән Казанда икенчел чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләргә гаризалар кабул ителә башлый. Субсидиянең максималь күләме - 1 млн сум. Бер гариза кысаларында эшмәкәр өч экопунктны төзекләндерүгә ярдәм ала ала. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

Икенчел чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләр каралган

Аның сүзләренчә, субсидия икенчел чимал җыю пунктларын төзү һәм төзекләндерү, кирәкле җиһазлар сатып алу, челтәрләргә тоташтыру һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү чыгымнарын өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк. Мөһим шарт: пункт 2026 елның 1 гыйнварыннан субсидиягә гаризалар кабул итү тәмамланганчы төзелергә тиеш. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр «Электрон бюджет» системасында кабул ителәчәк. Субсидияне кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына кертелгән, Казанда теркәлгән һәм эшчәнлек алып барган эшкуарлар ала алачак. Моннан тыш, аларның эшчәнлек төрләренең берсе калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утильләштерү яки икенчел чималны эшкәртү булырга тиеш.

–Без күп еллар дәвамында бизнеска ярдәм итүнең муниципаль чаралары системасын төзибез. «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм» муниципаль программасы кысаларында эшмәкәрләргә чаралар комплексы бар: штрафларга мораторий, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру, муниципаль биналарны ташламалы арендалау, шулай ук мәгълүмати һәм консультацион ярдәм, – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров. Ул ассызыклаганча, калдыкларны аерым җыю инфраструктурасын үстерү Казанның тотрыклы үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруда өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Исегезгә төшерәбез, Казанда 84 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты һәм 170 мең үзмәшгуль эшли. Алар өлешенә шәһәрнең тулай территориаль продуктының 42,5 просенты һәм мәшгуль халыкның 36 просенты туры килә.

Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында: «Без полигоннарга чыгарыла һәм туплана торган чүп күләмен киметү өстендә эшләүне дәвам итәбез. Чүп – чарны сортларга аеру, икенчел чималны сайлап алу мәсьәләсендә активлык күрсәткән халыкка рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, калдыкларны сортларга аеруга күчү гадәтләрне үзгәртүне таләп итә, шуңа күрә эш процессы җиңел бармый. Әмма, мэр сүзләренчә, шәһәр аклану эзләми, ә калдыклар күләмен киметергә мөмкинлек бирә торган карарлар кабул итә.

 – Икенчел чимал җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләргә ярдәм итү-шәһәр сәясәтенең мөһим өлеше. Чыннан да кызыксынган кешеләр барлыкка килү белән безгә эшкуарлар берлеге булдыру мөһим. Без бергә нәтиҗәләргә ирешергә, аларга ярдәм итәргә әзер. Бу безнең мондый эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча эшебезнең башы гына әле, - диде Илсур Метшин. Ул шәһәр эшмәкәрләрнең яңа тәкъдимнәрен дә карарга әзерлеген җиткерде. Барысы да полигоннарга чыгарыла торган калдыклар күләмен киметү өчен эшләнелә. Илсур Метшин «Игелекле Казан» тәҗрибәсен мисал итеп китерде: социаль проектлар тирәсендә оешма башта дистәләрчә, аннары йөзләрчә, ә волонтерларны исәпкә алып, битараф булмаган меңнәрчә кешене берләштерә алды. «Монда да бер яктан уңышлы бизнес төзергә, ә икенче яктан шәһәргә бу бурычны хәл итәргә ярдәм кулы сузырга теләгән эшмәкәрләр барлыкка килер дип өметләнәбез», – диде Мэр.

Шуны да әйтергә кирәк: субсидия бирү тәртибе, документларны кабул итү вакытлары һәм кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат Казан Башкарма комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматны эшкуарлар шулай ук икътисадый үсеш комитетында +7(843) 299-17-22 телефоны буенча ала ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре