Сәламәтлекне ничек сакларга? Вируслы инфекцияләр йоктыру куркынычын ничек киметергә? Роспотребнадзор белгече “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Беренчедән, дөрес тукланырга кирәк. Көзге рацион витаминнар һәм файдалы микроэлементларга бай булырга тиеш. Сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш (ташкабак, кабак, кызыл чөгендер, кишер, кәбестә, алма, сырганак, мүк җиләге) майлы балык (скумбрия, сельдь, кызыл балык), табигый антисептиклар (суган, сарымсак, имбир) күбрәк кулланырга тырышыгыз. Моннан тыш җитәрлек күләмдә чиста су эчү мөһим, дип киңәш иткән белгеч.
Икенчедән, йокы режимын үтәргә. Бер үк вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта торырга. Кимендә 7-8 сәгать йокларга.
Өченчедән, хәрәкәтләнергә. Кан әйләнешенә этәргеч бирү өчен көненә 30-40 минут хәрәкәтләнү җитә.
Дүртенче кагыйдә – өйдә һәм эш урынында уңайлы микроклимат булдырырга. Җылылык бирү сезоны башлангач, бүлмәдә һаваның дымлылыгы кими. Шуңа күрә бүлмәләрне даими җилләтергә, һава дымлаткычтан файдаланырга, көн саен тузанны сөртеп торырга.
Бишенчедән, гигиена кагыйдәләрен онытмаска. Урамнан кергәч, җәмәгать урыннарында һәм транспортта булганнан соң кулларны сабын белән әйбәтләп юарга, пычрак кул белән биткә, күзләр һәм борынга орынмаска, телефон, ачкыч һәм банк карталарын бактерияләргә каршы салфетка белән даими сөртеп торырга.
Ә инде грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – прививка ясату. Иң яхшысы – сентябрь-октябрьдә, дип искә төшергән Роспотребнадзор белгече.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез