Татарстанда быел биш мәктәп төзеләчәк

Татарстанда быел биш мәктәп төзү күздә тотыла. Яңа мәктәпләр Казанда, Чаллыда, Арча һәм Тукай районнарында ачылачак. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, яңа елда республика алты илкүләм проектны һәм дүрт дәүләт программасын тормышка ашыра башлый. Татарстанда яңа мәктәпләр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзеләчәк. Казандагы ике яшьләр үзәге өчен җиһазлар сатып алу, шулай ук Чүпрәле һәм Теләче районнарында спорт залларын ремонтлау да илкүләм проект хисабына башкарылачак.

Республика программасы кысасында – 37 мәктәп, «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча 31 оешма бинасын төзекләндерү көтелә.


Фикер өстәү