Гадел һәм матур итеп. Батырларга хәрәм килешми

Татар көрәшенә игътибар булсын өчен, егетләр үзләре дә тырышырга тиеш. Алардан хәрәмләшмичә бил алышу көтәләр. Татарстанның кышкы батыры ачыкланачак «Манзара» турниры алдыннан оештыручыларның төп сүзе шул булды. Спорт һәм музыка премиясе тантанасы 14 гыйнварда Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Хәтта җиңелгән егетләр дә буш кул белән кайтып китмәячәк.

Көрәш һәм җырны берләштергән әлеге турнир заманында «Пирамида» сәхнәсендә дә, Цирк мәйданында да узды. Хәзер исә «Ак барс» көрәш сараенда сыену урыны тапты. Димәк, теләсәң дә, теләмәсәң дә, спорт ягы өстен чыга дигән сүз. Шуңа күрә «Манзара» премиясендә төп игътибар көрәш өлешенә бирелә икән, бер дә гаҗәп түгел. Дөрес, ел саен диярлек көрәш һәм җыр-моң сөйгән тамашачының күңелен күрергә Салават килә. Быел Зәйнәп Фәрхетдинованы чакырганнар. Калган җырчылар исә алар микрофон тоткан арада көрәшчеләргә бераз хәл алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бәйгедә чыгыш ясаячак көрәшчеләрне район Сабан туйларында батыр калган һәм төп турнирларда җиңү яулаган егетләр арасыннан сайлап алганнар. Быелгы ярышка Радик Сәлахов, Раил Нургалиев, Булат Мусин, Рәнис Гыйләҗетдинов, Рәдис Сәмигуллин, Ренат Дәүләтшин, Илдар Шабаев, Алмаз Галиуллин, Руслан Рәфыйков, Дилүс Закиров, Руслан Газизуллин, Илдар Хәмитов, Ришат Гайнетдинов, Динар Гатиятов, Фирдус Зәйнуллин, Альберт Ситдыйков, Рөстәм Бәдретдинов чакырылган. Турнирда 16 егетнең чыгыш ясыйсын исәпкә алсак, берсенә тамашачы арасына кереп утырырга туры киләчәк. Барысы да килеп җитә алса, әлбәттә. Әнә бит Муса Галләмов авырып киткән һәм быел келәмгә чыга алмаячак икән. Кыскасы, төп катнашучылар көнендә генә билгеле булачак.

Аның каравы җиңүчеләргә бүләкләр билгеле. Баш батыр «Манзара» билбавы һәм 100 мең сум күләмендә акчага ия булачак. Сүз уңаеннан, узган елгы турнирда Зәйдән Әлмәт аша Лаешка барып җиткән Радик Сәлахов өстен чыккан иде. Икенче урын алучыны – 75 мең сум, өченчене – 50 мең сум, дүртенче урын иясен 25 мең сум акча көтә. Җиңелүчеләр дә буш кул белән кайтып китми. Беренче әйләнештә төшеп калучылар – 10 мең, аннан соң оттыручылар 20 мең сум акча алачак. Әле бу гына да түгел. Иганәчеләр ярдәме белән узасы махсус очрашуда Теләчедән Лаешка күчкән Ранис Галимуллин белән Балык Бистәсендә үсеп, Казанда яшәүче Илмир Төхфәтуллин бил алышачак. Икесе дә – көчле егетләр, әмма авырлыклары туры килмәү сәбәпле, моңа кадәр бер мәртәбә дә көч сынаша алмаганнар. Быелгы «Манзара» аларның хыялын тормышка ашырып, матди якны яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.

Дөрес, оештыручылар акча ягына артык игътибар бирмәскә киңәш итә. «Манзара» премиясенең генераль директоры Айдар Шәймарданов әлеге турнир аша татар көрәшенә яңа сулыш, заманча алымнар өстәү турында хыяллана. «Биредә җиңү – көрәшчеләр өчен дәрәҗә, мәртәбә, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге», – ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, татарча көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов. Шулай да егетләрне кисәтеп куясы итте. «Көрәшмәгән кешене «Ак барс» көрәш сараеннан арт ягына тибә-тибә мөмкин булганча ераккарак куачакбыз. Чакырганда ук әйттек: алыш-биреш ясыйсы булсагыз, килеп тә йөрмәгез. Безнең чын көрәш карыйсы килә. Бу – нибары 1,5–2 сәгатьлек тамаша. Монда кискен, мавыктыргыч очрашулар кирәк. Татар көрәшенә игътибар булсын дисәләр, егетләр үзләре дә матур, гадел көрәш күрсәтергә тиеш. Күпләр моны аңлый. Аңлап җиткермәгәннәрен тагын бер кисәтәбез», – диде ул.

Акча димәктән, әлеге турнирда лотерея уйнатып, җиңүчегә машина биргән вакытлар да булды. Быел исә билет сатудан кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен сарыф итәчәкләр. Монысы да хәрәмләшү теләген киметәчәк.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү