Казанда эшсез ир кибеттән 300 мең сумлык зәркән әйберләре урлаган

Казанның “Вишневский” полиция бүлегенә зәркән кибетеннән ниндидер ир-атның киштәдән бер такта кыйммәтле йөзек-балдаклар урлап чыгып китүе турында хәбәр кергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән сөйләгәннәр.

Соңыннан ачыкланганча, ир кибеткә кергән дә, сатучының күзгә-башка күренмәвеннән файдаланып, бер такта алтын әйберләрне эләктергән һәм чыгып чапкан. Урланган зәркән әйберләре бәясенең 300 мең сумнан артыграк тәшкил итүе билгеләнгән.

Полиция хезмәткәрләре угрының Карачай-Черкас Республикасыннан килгән 31 яшьлек эшсез ир булуын ачыклаган. Аны Чаллыда арендага алган фатирында эләктергәннәр. Урланган зәркәннәрне дә шунда тапканнар.

Ир-атны тоткарлап, сак астына алганнар. “Урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү