6 яшьлек малай 3 айлык сеңлесен үтергән

Казахстанда алты яшьлек малай күкрәк баласын пычак белән кадап үтергән. Бу хакта ORDA телеграм-каналы үз чыганагына таянып яза.

Коточкыч фаҗига Жетысуск өлкәсендә килеп чыккан. Иртән бала кулына пычак алып, сеңлесен кадап үтергән. Кызчыкка нибары өч ай булган.

Кайбер мәгълүматларга караганда, малай көнләшүдән шундый адымга барган булырга мөмкин. Жаркенте шәһәре полициясендә әлегә бу хәлне берничек тә аңлатмаганнар.


Фикер өстәү