Татарстанда бер егет 2,8 миллион сумлык йөзекләр урлаган

Казанда бер сәүдә үзәгенең зәркән кибетеннән  2,8 миллион сумлык бриллиант кашлы йөзекләр урларга маташкан 23 яшьлек егетне тоткарлаганнар.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, егет, бер сатучының урынында булмавын абайлап, киштәдән бриллиант кашлы йөзекләр урнаштырылган такталарны җыя башлаган. Икенче сатучы, моны күреп, ярдәмгә чакырган. Шулчак егет ювелир әйберләрен кочагына кыстырып качмакчы булган, әмма йөгергәндә, йөзекле такталар кулыннан шуып, юлда төшеп калган. Ул барлыгы 2,8 миллион сумнан артыграк  бәядәге 40 йөзекне урламакчы булган. Угрыны патруль-пост хезмәткәрләре тоткарлап, полиция бүлегенә китергән. «Аеруча зур күләмдә урларга маташу» статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү