Танылган табиб олы яшьтәге кешеләргә иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамавын әйткән

Россиянең танылган диетологы Михаил Гинзбург өлкәннәр өчен нинди иртәнге ашның зыянлы булуын  сөйләгән. Шикәр, ак икмәк һәм кыздырылган колбаса булган меню алар өчен зарарлы. Шулай ук белгеч татлы чәй эчмәскә киңәш итә, дип яза «Мәскәү 24».

Эксперт әйтүенчә, сыек формада шикәр тизрәк үзләштерелә һәм матдәләр алмашын бозуга һәм тукымаларның ялкынсынуына китерә. Шикәр тәэсирендә атеросклероз һәм шешләр тизрәк үсә.

Михаил Гинзбург иртәнге аш өчен төрле ярмалардан пешерелгән икмәк, йомырка, эремчек, ботка күбрәк туры килүен билгеләп үткән.


Фикер өстәү