«Кракен» пандемия тарихында коронавирусның иң йогышлысы буларга мөмкин

Коронавирусның омикрон-штаммының яңа субварианты – XBB.1.5, яки «кракен» – пандемия тарихындагы иң йогышлы вариант. Бу фикерне ТАСС агентлыгына җомга көнне Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәгенең геном тикшеренүләре лабораториясе мөдире Камил Хафизов белдергән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

««Кракен», мөгаен, COVID-19 пандемиясе тарихында иң йогышлы варианттыр», – диде ул.

Хафизов сүзләренчә, XBB.1.5 – омикронның өстәмә мутацияләнгән рекомбинант линиясе. «Кракен» геномы ике өлештән тора, беренчесе «кентаврга» карый (BA.2.75), икенчесе – «омикронның» тагын бер 2.10.1. субвариантына.

«Мондый «уңышлы» үзгәрешләр комбинациясе аңа, коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң яки прививкаларга җавап буларак күп кешеләрдә барлыкка килгән антитәнчекләрнең саклау үзенчәлегеннән качарга мөмкинлек бирә», – диде эксперт.

«Кракен» чыгарган авыру шактый җиңел уза, дип аңлатты Хафизов. «Бу вирус аркасында килеп чыккан авыру бик җиңел үтә, кагыйдә буларак, ОРВИ формасында. ХВВ.1.5. таралган илләрдән алынган мәгълүматлар шуны күрсәтә. Халыкның чиргә тиз бирешүчән категорияләрендәге кешеләрдә исә, авыру алай ук җиңел генә узмаска да мөмкин», – диде ул.

Россиядә XBB.1.5 инфекциясен йоктыруның беренче очрагы 12 гыйнварда билгеле булды, «кракен» Пенза өлкәсендә теркәлде. Роспотребнадзорда чикләүләр кертергә җыенмауларын белдерделәр.

 


Фикер өстәү