Татарстанның медицина хезмәткәрләре февраль аенда махсус социаль түләү ала башлый

Пособие күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр булачак.
Татарстанда медицина хезмәткәрләре махсус социаль түләү ала башлаячак. Аны республика Социаль фонды февраль аеннан бирә. Әмма башта сәламәтлек саклау оешмалары мондый ярдәмгә хокуклы белгечләрнең исемлекләрен төзергә тиеш.

Сырхауханәләр, район үзәк һәм участок хастаханәләре, шулай ук “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә гыйнвардан шундый түләү билгеләнә. Аның күләме (4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр) медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле булачак.

Акча медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Алар хезмәткәрләренең электрон исемлеген булдырып, аны Социаль фондка тапшырырга тиеш.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча башлыгы Эдуард Вафин әйтүенчә, медицина хезмәткәрләренә социаль түләүне алу өчен берни эшләргә кирәкми. Акча автомат рәвештә күчәчәк. Медицина оешмасы хезмәткәрләре исемлеген төзеп, Социаль фондка тапшырганнан соң җиде эш көне эчендә пособие түләнәчәк.
Гыйнвар ае өчен исәпләнгән тәүге пособиеләр февраль азагында күчереләчәк.


Фикер өстәү