Россиядә бүген бер миллион ярым чамасы кеше яңа эш урыны эзли

Россиядә бүген бер миллион ярым чамасы кеше яңа эш урыны эзли, хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк.  HeadHunter эш эзләү сервисының сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Сораштыруда катнашучыларның 49 проценты актив төстә эш эзләүләрен күрсәткән. 31 проценты, эшләсә дә, яңа тәкъдим кабул итәргә әзер. 2 процентына инде яңа хезмәт урыны тәкъдим ителгән. 11 проценты эш эзләү буенча әлегә бернинди дә нәтиҗәгә ирешмәгән.

Сату буенча менеджерлар (9%), администратор (6%), машина йөртүчеләр, сатучы, кассир, хисапчы һәм проект җитәкчеләре (барысы да – 4әр процент), шулай ук секретарь, программистлар (өчәр процент) эшне башка һөнәр ияләренә караганда ешрак алыштыра икән.  Яңа эш табарга теләүчеләр Мәскәүдә (28%), Санкт-Петербург (11%), Мәскәү өлкәсе (6%), Краснодар крае (4%), Свердловск өлкәсендә (3%) барыннан да күбрәк теркәлгән.

Сораштыру халык саны 500 меңнән артыграк булган 37 шәһәрдә үткәрелгән.


Фикер өстәү