Өлкән сыйныфлар өчен яңа дәреслек пәйда булачак

Россиядә инде быел ук 10-11 сыйныф укучылары өчен яңа тарих дәреслеге пәйда булачак. Бу юнәлештә эш бик кызу темпта алып барыла. Россия Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Юрий Петров ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“4 ноябрьдә Президент белән очрашу йомгаклары буенча бердәм яңа дәреслек әзерләү бурычы куелды. Дәреслек үзенә дөнья һәм ил тарихын сыйдырылачак. Хәзер эшнең иң кызган чагы. XX гасыр буенча 10-11 сыйныф укучылары өчен дәреслек инде сентябрьгә кадәр мәктәпләргә тапшырылырга тиеш”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Россия тарихы буенча яңа дәреслекләрнең һәр бүлегендә билгеле бер чорның барлык төп вакыйгаларын бәян итү күздә тотыла. Шулай итеп, дөнья һәм ил тарихы бер дәреслеккә тупланып биреләчәк.
Яңа тарих дәреслекләре әзерләү эше инде узган елдан ук башланган. Дәреслекләр әзерләүдә Россия Президенты администрациясе, Россия Фәннәр академиясе һәм “Россия тарих җәмгыяте” ассоциациясе катнаша.


Фикер өстәү