«ВКонтакте»да ЮХИДИ штрафларын комиссиясез түләү мөмкинлеге булдырылган

Түләүләр, пенсия яки ЮХИДИ штрафлары турында хәбәрләр социаль челтәргә Дәүләт хезмәтләре порталыннан киләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәренә сылтама белән «Российская газета» яза.

Пенсия, түләүләр һәм ЮХИДИ штрафлары турында хәбәрләр хәзер «ВКонтакте» социаль челтәре һәм VK Мессенджеры аша да килеп ирешәчәк.

«ВКонтакте»да штрафларны комиссиясез түләү мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Анда штраф карарын укырга була, ә кагыйдә бозуны төшергән фотоларны Дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин.


Фикер өстәү