Рамазан ае алдыннан Коръән укырга өйрәтү курслары башлана

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итә.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Дәресләрне Раҗәб аеның 1нче көнендә – 23нче гыйнварда Казанның 8 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә.

Болар: Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Барлык сораулар белән һәм курсларга язылу өчен Коръән-хафизлар үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизовка 89033062591 номерына ватсапка язарга мөмкин.


Фикер өстәү