Валерий Тишков: “Соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә кермәгән”

2021-2022 елгы гомумроссия халык санын алуда 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтмәгән. Шуның ким дигәндә ярты миллионы – татарлар. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты элекке директоры, милләтләр эшләре буенча элекке министр Валерий Тишков шундый фикердә.

“Җанисәп алу, пандемия, сан алучылар хезмәтенә тиешенчә түләмәү, Дәүләт хезмәтләре аша сан алуда катнашуга күчүгә өстән-өстән генә әзерләнү, массакүләм мәгълүмат чараларының шундый мөһим чараны асылда күрмәмешкә салышып калдыруы, социаль реклама булмау сәбәпле, начар узды. 17 миллион кеше (халыкның 13%ы) милләтен күрсәтмичә калды. Шулар арасында кимендә 13,5 миллионы – руслар һәм 0,5 миллионы – татарлар”, – дип язган Тишков социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Республикадагы төп милләт вәкилләренен җанисәбен тырышыбрак алсалар да, үз республикаларыннан читтә яшәүчеләрне (татарлар, мордва һ.б.) исәпкә кертеп бетермәгәннәр, дип саный галим. Аның әйтүенчә, Россия халкының этик составында башка мөһим үзгәрешләр дә, сорауларга, сораштыру тәртибе, җанисәпкә йомгак ясау һәм аның материалларын бастырып чыгаруда да проблемалар бар”, – дип йомгак ясаган сүзенә Тишков.

Исегезгә төшерәбез: соңгы җанисәп йомгаклары буенча бигрәк тә Мәскәүдә, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә татарларның саны кимү теркәлгән.


Фикер өстәү