Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин үзем дә – җанисәптән канәгатьсез калучыларның берсе”

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елда узган Бөтенроссия халык санын алу йомгакларын бәяләп үтте. Парламент башлыгы VI чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында бу җәһәттән фикерләре белән уртаклашты.

“Мин үзем дә, үткәрелеше ягыннан да, сыйфаты ягыннан да җанисәптән канәгатьсез калучыларның берсе”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның әйтүенчә, 2021 елгы җанисәп йомгаклары буенча төрле милләт вәкилләренең, шул исәптән татарларның саны кимегән. “Халык санын алу сыйфатсыз башкарылган. Әмма бу эшкә вакытында җитди рәвештә, җаваплы төстә алынмауны үзебез үк аңлыйбыз”, – дип басым ясап әйтте парламент башлыгы.
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, җанисәп нәтиҗәләре буенча документлар пәйда булганнан соң Россия төбәкләре буенча җитди тикшеренү эше үткәрергә кирәк. “Тәкъдимнәр әзерләгез. Җәмәгатьчелекне бу мәсьәлә борчый. Башка субъектларда да борчылалар”, – дип йомгак ясаган ул.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елгы җанисәп йомгаклары буенча Россиядә татарлар саны 600 мең кешегә диярлек кимеп, 4,7 миллионга калган. Моннан тыш 16,2 миллион кеше, шул исәптән татарлар да үз милләтен күрсәтмәгән.


Фикер өстәү