Коллекторлар эшчәнлеген тыярга тәкъдим иткәннәр

Депутатлар әйтүенчә, коллектор агентлыклары эшен тыю финанс ягыннан авыр хәлдә калучыларның хокукларын яклау гына түгел, күп кенә кешеләр өчен производствода эшләүгә дә юл ачачак.

Дәүләт Думасында колелкторлар эшен тыярга тәкъдим иткәннәр. Бу мәсьәләне ЛДПР фракциясе лидерлары күтәргән. Закон проекты әзер дә икән инде, дип яза RT.

Закон проектында “Куллану кредиты (займ)” турында законның 5 статьясына үзгәрешләр кертү, шулай ук “Түләү вакыты чыккан бурычны кире кайтару эшчәнлеген хәл кылуда физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында” федераль законның үз көчен югалтуын тану күздә тотыла.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге закон проектын кабул итү финанс ягыннан авыр хәлдә калган кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау гына түгел, күп кенә кешеләр өчен производствода эшләүгә дә юл ачачак әле.


Фикер өстәү