«Татарстан төп юнәлешләр буенча рейтингларның югары баскычында урнашкан» Татарстан Президенты Владимир Путин белән очрашты

Татарстан горурлыгы. Республикадагы вазгыять. Лисичанскига ярдәм. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Илбашы Владимир Путин белән очрашты.

Республикадагы социаль-икътисадый вазгыятькә багышланган сөйләшүнең башында ук Россия Президенты Татарстанны мактады. «Татарстан, гадәттәгечә, күп еллар дәвамында төп юнәлешләр буенча рейтингларның югары баскычында урнашкан», – диде Илбашы. Шунда ук әңгәмәгә юнәлеш биреп: «Сезнең җитәкчелектәге зур хуҗалыкта да әле эшләргә кирәк булган яки тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәгән мәсьәләләр булмый кала алмый. Бәлки, сөйләшүне шулардан башларгадыр?» – диде.


Рөстәм Миңнеханов игътибарны көнүзәк мәсьәләгә
юнәлтте.

– Махсус хәрби операциягә ярдәм чаралары турында әйтәсем килә. Бу барыбыз өчен дә бик мөһим. Әлегемаксаттан, шул исәптән, республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә дә, 2,5 миллиард сумга якын акча бүлеп бирдек. Кызганыч, Лисичанскида бар көчебезгә эшли алмыйбыз әле. Безнең ике батальон – «Алга» һәм «Тимер» хәрби операция зонасында. Донбасскареспубликадан 2 мең тонна гуманитар ярдәм озаттык. Аның шактый өлеше Лисичанскига китте. Шәһәрдә нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен яхшы беләбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сөйләгәннәрне куәтләпме, Владимир Путин «алга» сүзен русчага тәрҗемә итеп тә әйтте.

Икътисадый вазгыять турында хисап тотканда, Рөстәм Миңнеханов тармактагы төп саннарга тукталды. Былтыр төбәктәге тулай продукт күләме 3,7 триллион сумнан артып киткән. Татарстан 1,4 триллион сум салым җыйган. Күрсәткечләрне алга таба да саклап калырга вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов. Узган ел төп капиталга инвестицияләр күләме 774 миллиард доллар тәшкил иткән.

– Әлеге күрсәткеч үстеме? – дип тә кызыксынды Илбашы һәм уңай җавап ишетте.

Владимир Путин республикада эшкәртү сәнәгате тармагы күрсәткечләренең артуына да игътибар итте. Былтыр чимал булмаган экспорт күләме ике тапкыр диярлек арткан.

– Әйе, дөрес. Чөнки без моңарчы нефтьне сата идек. Әхәзер нефть химиясе, эшкәртүдән соң барлыкка килгән продукция сатабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без 24 миллион тонна «кара алтын» эшкәртәбез. Нефтьне эшкәртү белән шөгыльләнүче ике зур комплексыбыз бар – «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК». Хәзер безгә «СИБУР» килде. Алар белән нәтиҗәле эшлибез.

Татарстан Президенты ачыклык та кертте: эре инвестор «ТАИФ»ның кайбер заводларын сатып алган. Татарстан холдингы «СИБУР»ның акционеры булып исәпләнә. Республикада ашлама заводы да уңышлы эшли. Инвестор Роман Троценко әлеге сәнәгатьне тагын да үстерүне күздә тота. «Аммиакмы?» – дип ачыклык кертте Владимир Путин. Аңа җавап итеп: «Әйе. 1 миллион тоннадан артык аммиак җитештерәләр инде, әлеге күрсәткечне 3 миллионтоннага җиткерергә телиләр», – диде Рөстәм Миңнеханов. Республика предприятиеләре экология проектлары турында да онытмый.

– Соңгы 20 елда төбәктәге тулай продукт күләме 3 тапкыр диярлек артты, ә һавага чыгарылган зарарлы газлар– 20, ташландык сулар 60 процентка кимеде. Бу юнәлештә Казанда зур эш алып барыла. Шул исәптән, «Ростех» белән бергә чүп эшкәртү комплексы төзибез, – диде республика башлыгы.

Машина төзелеше тармагында да уңышлар шактый: былтыр КАМАЗда 43 меңгә якын йөк машинасы җитештергәннәр. «Форд» китте, ә аның урынына «Соллерс» коммерцияле җиңел йөк машиналары чыгара башлады. Казан авиация заводы 10 «Ту-124» очкычын җитештерүгә заказ алган. «Татарстанның горурлыгы», – диде Владимир Путин әлеге очкыч турында.

Рөстәм Миңнеханов IT технологияләр тармагындагы проектлар турында да телгә алды. Әле күптән түгел Казанда яңа IТ парк ачылуын әйтте ул.

– Укытучыларга – 24 мең ноутбук. Мәктәпләргә җиһазларны бер тапкыр тараттык инде, монысы – икенчесе. Бөтен укытучыларны ноутбук белән тәэмин итү өчен 45 мең җиһаз кирәк булачак. Иннополиска бәйле проектлар бар. Яңа ICL заводы төзелә. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы уңышлы эшли. Әлеге мәйданнар тулаем сәнәгать продукциясенең 10 процентын җитештерә. Биредә 2,1 мең резидент эшли. Барлык объектларның уртак кереме 515 миллиард сумга якын тәшкил итә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, Татарстанда 44 программа гамәлдә. Аларның һәркайсы буенча эш алып барыла. Мәктәпләр төзелә, сәламәтлек саклау оешмалары төзекләндерелә, республиканың һәр районын диярлек футбол кырлары белән тәэмин итәргә тырышалар. Юлларга чират җиткәч, Рөстәм Миңнехановны Владимир Путин бүлдереп: «Республиканың авырткан җире, дөресме?» – диде.

– Бернинди кыенлык та юк, – дигән җавап ишеткәч, каршы килеп, халыкның кәефеннән чыгып чамалавын әйтте. Димәк, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Рөстәм Миңнеханов «М12» автомагистрале өчен зур рәхмәт әйтте. Зур төзелеш кысасында, республикада 100 миллиард сумлык юл салганнар инде. Моннан тыш, Түбән Кама һәм Чаллыны уратып юл төзелә. Идел һәм Чулман аша күпер салалар.

– Бу кадәр зур төзелешләр совет чорында да булмаган хәтта. Юллар, күперләр – барысы да план буенча бара. Марат Хөснуллин эшне каты контрольдә тота. Шуңа күрә халык та көтә: ник бездә вак таш җәелгән дә, башкаларасфальт юлдан йөри, дип ризасызлык белдерәләр, – дип алда әйтелгәнгә кире кайтты Рөстәм Миңнеханов.

Сөйләшү ахырында Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин кушуы буенча үзе җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эше турында да җиткерде. Эшче төркемгә Россиядән 36 һәм чит илләрдән 34 вәкил керә. Рөстәм Миңнеханов Илбашына Идел буе Болгары дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 еллыкка багышланган бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм итүе өчен дә рәхмәтен белдерде.

– Сез «KazanSummit»ны федераль дәрәҗәгә күтәрү бурычын куйдыгыз. Узган ел Казан Ислам хезмәттәшлегеилләренең башкаласы булды. Чарада 70тән артык илдән вәкил катнашты. Һәм, әлбәттә, ЮНЕСКО буенча эшчәнлек зур әһәмияткә ия. Минтимер Шәймиев бу юнәлештә зур эш башкара, – диде республика башлыгы.

– Яхшы, – дип әңгәмәне җөпләп куйды Владимир Путин.

 

фото: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8603039.htm


Фикер өстәү