Яман шеш белән көрәшүче баласын терелтергә тырышкан Альбина үзе дә, улы вафат булган

Стәрлетамакта 6 яшьлек Алмазны җирләделәр (баланың һәм аның әнисенең исемнәре үзгәртелде). Ул озак вакыт куркыныч диагноз — яман шеш белән көрәште. Ә фаҗигагә берничә ай кала, улы өчен борчылуларга түзмичә, аның әнисе вафат булды. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Алмазны Альбина ялгызы гына тәрбияләгән. Бердәнбер һәм яраткан малай әнисенең чын шатлыгы була. Малай хәлсезлеккә, тиз арыганлыкка, тәнендә күгәргән урыннарга зарлана башлагач, әни кеше улын шунда ук хастаханәгә илтә. «Лейкоз» диагнозы Альбинаны чын шок хәленә китерә.

Алмазны дәвалый башлыйлар — өзлексез химиотерапияләр, анализлар, уколлар, хастаханәләр… Альбина улының терелүе, аны беренче сыйныфка алып баруы турындагы хыяллары тормышка ашсын өчен барысын да эшли. Хатын беркемнән дә ярдәм сорамаган, дәвалау һәм ана мәхәббәте улын коткарырга ярдәм итәр дип уйлаган.

Бераздан дәвалау яхшы нәтиҗә бирә, Алмаз хәтта ремиссиягә дә чыга. Ләкин ана йөрәге бала өчен борчылуларга түзә алмый: 2022 елның көзендә хатын вафат була.

— Альбина йокларга ята да уянмый. Аның артыннан әнисез калган малайда да яңадан рецидив башлана. Баланы Санкт-Петербургтагы клиникага дәвалануга күчерергә телиләр, малай берничә ай эчендә «янып» бетә. Авыру тиз тарала, ярдәм итәргә соң була инде, — ди «Игелек күпере» оешмасы волонтеры Регина Биргулиева. — Аның әбисеннән башка якын туганнары юк иде. Күршеләр, хезмәттәшләре, әлбәттә, булыштылар… Ләкин беркем дә баланың әнисен алыштыра алмаячак.

Сабый белән кичә  Стәрлетамакта хушлашканнар.


Фикер өстәү