Танылган Россия актеры Станислав Садальскийны хастаханәгә салганнар. Мәскәүнең боткинская хастаханәсенә кан китү белән алып килүләрен ул үзе социаль челтәрләрендә язган.
«Төнлә ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Соңгы арада күп борчылам. Дусларның үлемнәре, көчле дарулар куллану… Кан китүне туктамады», — дип язган РСФСРның атказанган артисты.
Садальский 25 гыйнварда Мурманскка очарга тиеш булуын әйткән. Артист шулай ук җанатарлардан аңа уңышлар теләвен сораган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat