Казанда “Ел студенты-2022” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Пирамида” концертлар залында “Татарстанның Ел студенты-2022” студентлар премиясен тапшыру тантанасы узды. Быел ул 18 нче мәртәбә үткәрелде.

Гран-при иясе булып Казан федераль университеты студенты Никита Лихачев танылды. Ул дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булды.
Катнашучыларны Татарстан Премьер– министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.
— Татарстан — Россиянең динамик рәвештә үсә торган иң алга киткән төбәге, һәм бу безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе дә. Үзегезнең уникаль, бик сәләтле һәм яхшы киләчәк булдырачак студентлар икәнегезне исегездә тотыгыз!, — диде ул.

Конкурста катнашырга 435 студент теләк белдергән. Быел премияне 19 юнәлеш буенча тапшырдылар. Алар арасында студентлар, студент оешмалары һәм клублары өчен дә бүләкләр бар.


Фикер өстәү