Әзһәр  Шакиров турында «Җылак» дигән фильм төшергәннәр

Режиссер Алмаз Нургалиев Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр  Шакиров турында фильм төшергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

«Җәмәгать! Исәннәрмесез! Әзһәр абый Шакиров тормышына нигезләнгән «Җылак»нәфис фильмын төшерә башлаганга да байтак вакыт узып киткән. Ә төгәлрәге, ел ярым вакыт үтеп киткән. Инде хисап тоту вакыты да якынлашып килә. Теләгебез, март аенда фильмны киң экраннарга чыгару. Ә әлегә фильмның беренче трейлерын тәгъдим итәбез. «Итәбез» дип әйтәм, чөнки шушы ике минут ярымлык видеога гына да күпме кеше үз көчен, сәләтен бирде. Кем әйтмешли, «форсаттан файдаланып» рәхмәтләрем фильмның композиторы Вероника Максимовага, муз. продюссер Рәсим Фасыйховка, Red Box студиясенә һәм музыкантларыбыз Юля белән Адельгә. Миңа калса, трейлер өчен бик тә хисле, матур көй барлыкка китерелде. Ләкин трейлер әле ул башы гына, минем уй-теләкләремне тормышка ашырып, бөтен фильмны эшләп чыгарга насыйп була күрсен. Әлбәттә инде, бөтен төшерү һәм актерлар төркеменә биредә аерым фикер язып тормыйм, чөнки аларга җиткерәсе рәхмәтләрем бихисап. Әгәр дә үз битләрегезгә куеп, башкаларга да карау мөмкинлеген тудырсагыз, Сезгә дә ихлас рәхмәтле булыр идем», – дигән режиссер.


Фикер өстәү