Антарктидадан Лондон зурлыгындагы айсберг кителгән: “Роскосмос” аның фотосын дөньяга чыгарган

“Роскосмос” 22 гыйнварда Антарктида бозлыгыннан кителеп төшкән гигант айсбергның фотосурәтен дөньяга чыгарган. Аның үлчәмнәре Лондонныкына бәрабәр.

Айсбергны Россиянең “Метеор-М” аппараты фотога төшергән. Планетабызның өслеген, боз һәм кар катламын күзәтеп торучы аппарат бу.
“Роскосмос иярченнәре үткән якшәмбедә Бранта бозлыгыннан аерылган 1550 квадрат метр мәйдандагы айсбергның хәрәкәтен күзәтә. Кителгән урында бозлыкның калынлыгы 150 метр тәшкил итә”, – диелгән хәбәрдә.


Мәгълүм булганча, айсберг бозлыкның галимнәр Chasm-1дип исемләгән ярык турысыннан кителеп төшкән. Аны фәнни-тикшеренү һәм балык тоту суднолары радарларыннан һәм иярченнәрдән күзәтеп торалар.

 


Фикер өстәү