Бакчачыларга: орлык чәчү буенча киңәшләр, ай календаре

Моңа кадәр «эшсезлек»тән интеккән бакчачылар өчен яңа сезон башлана. Һәвәскәр бакчачы Зөлфия Дәүләтшина февраль аенда башкарырга кирәкле кайбер эшләр турында сөйләде.

Гадәттә грунтка утырту өчен помидор, борычларны март аенда гына чәчәләр. Ә мин февральдә утыртырга киңәш итәр идем. Күчергәнче алар тәрәзә төбендә озынаеп киткәнлектән, интегеп утыралар дип уйлыйлар. Үсентеләр бу вакытта ныгып та утыра. Февральдә чәчелгән «картайган» помидор, борычлардан грунтта ике тапкыр уңыш җыеп алырга була, ә соңрак утыртылганыннан җәй кыска килгән елны бер тапкыр да уңыш җыеп булмаска мөмкин. Чәчкәнче бер чиләк туфракка 2–3 кашык исәбеннән көл салырга, ә орлыкларны беразга гына марганцовкалы суда тотып зарарсызландырып алырга була.

Хәзер гөлләрне тамырландыру өчен дә кулай вакыт. Яшь ботакларны суга утыртсагыз, алар озак көттерми тамыр җәяр. Хәзер утырткан яраннар исә майга шаулап чәчәк атачак.

Петуния ише вак орлыклы чәчәкләрне дә, орлыктан үстерелә торган җиләкләрне дә чәчәр вакыт җитте. Хәзер аларны кар белән утырталар. Башта җылытылган әзер туфракка җылымса су сибелә, аннары аның өстенә 1,5–2 см чамасы кар түшәлә һәм өстенә орлык чәчелә. Бу – вак, күренми торган орлыкларны чәчү өчен бик кулай ысул. Чөнки күпчелек очракта петуния тишелми диючеләр моның сәбәбен тирән утыртудан түгел, ә орлык сыйфатсыз булудан дип уйлый.

Хәзер бакчадагы агач-куакларны да кайгыртыр вакыт. Чөнки ачыккан кимерүчеләр бакчачылар өчен баш бәласенә әйләнә. Моннан котылу өчен нарат ботаклары белән кәүсәләрне төрергә була. Кимерүчеләр чәнечкеле мондый саклагычның үзен дә, исен дә яратмый.

Февральгә бакчачылар өчен ай календаре

Чәчү өчен уңай көннәр

  • Томат – 2, 3, 4, 21, 22, 23
  • Кыяр – 2, 3, 4, 21, 22, 23
  • Ачы һәм баллы борыч – 2, 3, 4, 21, 22, 23
  • Яшеллек өчен суган – 2, 3, 4, 7, 9, 13, 14, 17, 25, 26
  • Сарымсак, керән – 2, 3, 4, 7, 9, 13, 14, 17, 25, 26
  • Кәбестә (шулай ук төсле кәбестә, брокколи, пекин кәбестәсе, кольраби), спаржа – 2, 3, 4, 13, 14, 17, 21, 22, 25, 26
  • Баклажан – 2, 3, 4, 21, 22, 23
  • Җир җиләге, каен җиләге – 1, 21, 22, 28
  • Яшел тәмләткечләр (салат, укроп, петрушка, фенхель, кинза, шпинат, базилик, сельдерей, тмин, гәрчич ) – 2, 3, 4, 21, 22, 23

Чәчәк, гөлләрне утырту өчен уңай көннәр

  • Берьеллык чәчәкләр – 1, 7, 9, 28
  • Ике һәм күпьеллык чәчәкләр – 1, 7, 9, 28
  • Суганчалы чәчәкләр – 1, 7, 9, 28
  • Бүлмә гөлләре – 1, 7, 9, 28

Фикер өстәү