Суд приставы пенсионерга матди һәм әхлакый зыян китергән кешедән 430 мең сум түләткән

Суд приставларының Мөслим районы бүлеге хезмәткәре пенсионерга матди һәм мораль зыян китергән ир-аттан 430 мең сум түләткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.

Ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның улының гомерен өзүгә китергән юл фаҗигасенә гаепле икән. Ул пенсионерга компенсация түләргә тиеш булса да, кесәсеннән шуның кадәр акча чыгарып бирергә ашыкмаган.

“Пристав аны бурычын түләмәүнең мәҗбүриләү чаралары күрү белән төгәлләнү ихтималы турында берничә тапкыр кисәтте. Профилактик әңгәмәләр ир-атка компенсация түләүгә этәргеч бирде”, – дип билгеләп үтелгән идарәнең матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү