7 кеше һәлак: билгесез зат теракт оештырган

Иерусалим районында атыш нәтиҗәсендә ким дигәндә, җиде кеше һәлак булган, тагын ун кеше җәрәхәтләр алган. Моның турында Jerusalem Post җирле басмасы хәбәр итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, корбаннар саны сигезгә кадәр арткан.
Билгесез зат җирле синагогтан чыккан кешеләргә ату ачкан. Шуннан соң ул качарга тырышып караган, әмма полиция аны атып үтергән.


Фикер өстәү