Ким дигәндә 41 кеше Белуджистан Пакистан провинциясендә пассажир автобусы тарлавыкка төшү нәтиҗәсендә һәлак булган. Dawn басмасы хәбәр иткәнчә, алар барысы да тереләй янып беткән, кешеләр мөстәкыйль рәвештә ишекләрне ача алмаганнар.

Автобуста барлыгы 48 кеше булган. Шаһитлар ут чолгап алган транспорт чарасыннан өч кешене, шул исәптән хатын-кызны һәм баланы коткарып кала алган. Әмма аларның берсе хастаханәгә барганда үлгән.