Буын сызласа, шушы КАЙНАТМАНЫ ясагыз

Буын сызлаудан интегәм. Соңгы арада түбәндәге ысулның файдасын күрә башладым. 200 грамм үсемлек маена 2 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, сүрән утта кайнатып чыгарам. Шуны 5–6 минут кайнаткач, сүндереп, суытам. Майны суыткычта саклыйм. Кулланыр алдыннан кирәк кадәрен генә бераз җылытып, авырткан урынга сеңеп беткәнче ышкырга кирәк. Җылы тукыма белән урап, бер-ике сәгать тотам. Бик яндыра башласа, тирене үсемлек маенда чылатылган мамык белән чистартырга кирәк.

Сабадан Гөлфия апагыз


Фикер өстәү