Махсус операциядә депутат һәлак булган

Башкортстан Республикасының Балтач районы Көндәшле авыл җирлеге советы депутаты Денис Пихтовников махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итә.

Денис Пихтовниковны соңгы юлга кичә озатканнар.

«Якташыбыз Денис Пихтовниковны соңгы юлга озаттык, ул Украина территориясендә махсус операция барышында Туган илебезнең дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. Денис Владимирович Курач авылы клубында мәдәни оештыручы булып намус белән эшләде, Көндәшле авыл советы Авыл җирлеге советының үрнәк депутаты булды. Хезмәттәшләре, дуслары, авылдашлары аның турында игелекле, ярдәмчел, тыйнак, эш сөючән, оста, яхшы дус, кайгыртучан әти һәм тормыш иптәше дип искә ала», – дигән район башлыгы.

Махсус операциядә Башкортстаннан депутат һәлак булган

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов һәлак булучының гаиләсенә һәм аның туганнарына, якыннарына Республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм Денис Пихтовниковның тормыш иптәше Людмила Леонидовнага Генерал Шәйморатов орденын тапшырды.

/Татар-информ


Фикер өстәү