1 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны интронизацияләү көне

Бу вакыйга 2009 елның беренче февралендә уза. Вәкиллекне интронизацияләү көне Рус православие чиркәве тарафыннан ел саен зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә.

Бөтендөнья динара мөнәсәбәтләр атналыгы башлана

Бөтендөнья динара мөнәсәбәтләр атналыгы беренче тапкыр 2011 елда үткәрелә.

Ул февральнең беренче җиде көнендә БМО Генераль Ассамблеясының 2010 елның 20 октябрендәге резолюциясе нигезендә үткәрелә. Документ Иордания короле Абдалла II инициативасы белән кабул ителә.

Бу атналык бөтен дөньяның игътибарын төрле дин һәм конфессия тарафдарлары арасында үзара ихтирамга һәм аңлашуга җәлеп итә.

Халыкара десерт көне

Дөньяның барлык кухняларында да диярлек десертлар бар. Кайберләренең барлыкка килүе риваятьләр белән, ә икенчеләре күренекле тарихи шәхесләрнең исемнәре белән бәйле. Рәсми булмаган, теге яки бу десертка багышланган бәйрәмнәр күптәннән билгеләп үтелә. Мәсәлән, торт көне, эскимо көне. Ә 2000 нче еллар башында бу бәйрәмнәрне берләштерүче Халыкара десерт көне барлыкка килә. Ул шулай ук рәсми булмаган бәйрәм һәм күбесенчә кулинария җанатарлары һәм интернет челтәре ярдәмендә тарала.

20 ел элек (2003) Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексы үз көченә керә

Бу – Россия тарихында өченче шундый документ. РСФСРның беренче Гражданлык процессуаль кодексы 1923-1964 елларда, икенчесе  1964 елдан алып 2002 елның 1 февраленә кадәр гамәлдә була.

Хәзерге Россия Гражданлык процессуаль кодексы 2002 елның 14 ноябрендә имзалана. Яңа кодекста илнең икътисадый, сәяси һәм иҗтимагый тормышының заманча аспектлары ачык чагылыш таба.

100 ел элек (1923) Петроградта СССРдагы беренче саклык кассасы ачыла

Саклык кассаларында төрле кертемнәр карала, шулай ук алар аша дәүләт займнары һәм отышлы облигацияләр сату үткәрелә. Алар совет гражданнары арасында бик тиз популярлык казана. 1933 елга илдә инде 50 меңнән артык саклык кассалары эшли.

Башта алар СССР Финанслар министрлыгы карамагында була, ә 1963 елдан СССР Дәүләт банкына тапшырыла. 1987 елда СССРда Саклык банкы ачыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү