Казанда ялган газ хезмәткәрләре йөри башлаган

Казанда ялган газ хезмәткәрләре йөри башлаган. Алар техник тикшерү үткәрү турында ялган квитанцияләр тарата.

Бу турыда Чуйков урамында яшәүчеләр хәбәр иткән. Көн саен диярлек алар почта тартмаларында газ җиһазларына тикшерү үткәрүгә килгән квитанцияләр таба. Анда бер билгесез оешмага 900 сум күчерергә кирәклеге язылган.
Квитанцияләрне чын документка охшатып ясалган: тиз түләү өчен QR-коды да бар, акча күчерү счеты да күрсәтелгән, дип хәбәр итә Татарстан-24.


Фикер өстәү