Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый һәм ярамый?

 

Ярый Ярамый
Буыннары авыртканнарга диңгез кәбестәсе, креветка, койка (холодец), алма (кабыгы белән) ашарга киңәш ителә. Итнең майлы сортларын, кыздырылган ризыкларны, төче газлы суларны, туңдырманы рационнан алыгыз.
В витамины терәк-хәрәкәт системасын ныгыта, әлеге витамин сөт продуктларында, йомырка, балык, бавыр, яшелчәләрдә бар. Составында фосфат булган ризыкларны ашамагыз, фосфат организмда җыелып бара һәм остеопороз китереп чыгара. Мондый продуктларга куертылган сөт (сгущенка), спиртлы эчемлекләр, йомшак сыр (плавленый), краб таякчыклары, чүпрәле ак күмәч, казылык керә.
А витамины фосфор белән кальцийны үзләштерергә булыша. Ул кызыл төстәге продуктларда күп: болгар борычы, помидор, абрикос, кызыл ит, брокколи, сыр, балык, кишердә. Кузгалак, шпинат, редистан да баш тартыгыз, чөнки аларда буыннар өчен зарарлы булган кузгалак кислотасы бар.
С һәм Е витаминнары организмдагы тернәкләнү процессларын тизләтә, ялкынсынуны бетерә. Организмыгызны әлеге витаминга баету өчен, рационыгызга алма, гөлҗимеш, цитруслар, чөгендер, брокколи, манго һәм үсемлек мае кертегез. Составында пурин булган продуктларны да сак кулланыгыз: каһвә, кара һәм яшел чәй, шоколад, бавыр.
Кальцийны үзләштерү өчен, D витамины кирәк. Аны йомырка сарысыннан, сыер маеннан һәм эремчектән эзләгез. Кыздырылган әйбер урынына парда пешкәнен ашагыз, газлы суны сок яки компотка алыштырыгыз, татлы ризыклардан күрәгә, кара җимешкә күчегез.
Магний нерв системасы өчен җавап бирә, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге аңа турыдан-туры бәйле. Әлеге микроэлемент карабодайда, ногыт борчагы, чикләвек, ачы шоколадта бар. Тозны да чамалап кына ашарга кирәк, чөнки ул организмда сыеклыкны тоткарлый.
Буыннар сәламәтлеге өчен омега-3 тә кирәк. Аның өчен әстерхан чикләвеге, арахис, майлы балык, үсемлек маен кулланыгыз.  

Фикер өстәү