10 елга исәпләнгән чит ил паспортын алуга гаризалар кабул итү туктатылган

Бер ай эчендә бу эшне яңартып җибәрүгә өметләнәләр.

Бүгеннән яңа үрнәктәге чит ил паспортларын алуга гаризалар кабул итүне туктатып торганнар. Бер ай эчендә бу эшне яңарту күздә тотыла.

“Гознак” белгечләре аңлатканча, соңгы айларда аларга чит ил паспортларын эшләүгә гадәттәгедән күбрәк заявкалар алынган. Шул сәбәпле микросхемалар җитештерүче “Микрон” акционерлык җәмгыяте заказларны вакытында өлгертә алмаган. Хәзер компаниядә, микросхемаларга ихтыяҗның артуын исәпкә алып, җиһазларны яңадан көйләячәкләр һәм технологик процессларны камилләштерәчәкләр.
Шул ук вакытта “Гознак”та билгеләп үтүләренчә, гамәлдә булу срогы 10 ел тәшкил иткән биометрик паспорт белән генә түгел, ә 5 елга исәпләнгән паспорт белән дә чит илгә бернинди комачаулыксыз чыгарга мөмкин.

Аларның икесе дә бер үк төрле юридик көчкә ия. Иске үрнәктәге 5 еллык чит ил паспортларын бирүдә чикләүләр юк.


Фикер өстәү