Пенсионерларга 10 мең сум өстәмә акча түлиләрме?

Ел башында Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча пенсионерларга 10 мең сум өстәмә акча түлиләр икән, дигән хәбәрләр таралган иде. Бу сүз дөреслеккә туры килмәде, ахры. Көттек-көттек, акча юк. Өстәмә пенсия булачакмы?

Фәһим Солтанов. Арча

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәреннән:

– Пенсия һәм социаль түләүләргә бәйле ялган хәбәрләр гел чыгып тора. Кем әйтмешли, пенсия темасы «картаймый». Без мондый имеш-мимешләргә үз вакытында аңлатма бирергә, дөреслекне җиткерергә тырышабыз. Бу – чираттагы ялган хәбәр. Хәтерләсәгез, Яңа ел алдыннан пенсионерларга унөченче пенсия түләячәкләр, дип тә халыкның башын бутарга тырыштылар. Ел да бер үк хәл. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләргә дә рәсми, тикшерелгән мәгълүмат чыганакларыннан файдаланырга өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, яңартылган sfr.gov.ru рәсми сайты – шундыйларның берсе.


Фикер өстәү