Шпагатка утыручы 75 яшьлек Людмила Михайловнаның укучылары: «Бәкегә төшәргә дә риза»

Чаллы шәһәренең 5 нче мәктәбендә инде  46 нчы ел рус теле һәм әдәбиятын укытучы (гомуми стажы – 52 ел) Людмила  Нигъмәтуллинага хезмәттәшләре генә түгел, укучылары да гаҗәпләнәдер, мөгаен. Дөресрәге,  сокланадыр. Физик яктан да, рухи яктан да ничек шулай яшь көе кала ала ул? Югыйсә, аз да түгел, күп тә түгел, 75 яшен тутырган бит.

Бозлы якшәмбе

Яшь кала алуын сер итеп сакламый Людмила Михайловна:  иртә белән ярты сәгать тирәсе зарядка ясый, салкын су  яки бәкедә коенып ала икән.

– Спорт белән Төрекмәнстанда, мәктәптә укыганда ук кызыксына башлаган идем, – дип сөйли ул. –  Әти-әниемә рәхмәт, 7 нче сыйныфта  җиңел атлетика буенча ярышларда  алган беренче грамоталарымны саклаганнар. Хәзер алар, күңелне җылытып,   архивымда ята.  Соңрак   спорт гимнастикасы белән кызыксынып киттем, җитдирәк шөгыльләнә башладым. Хәтта институтка кергәч тә,  җиңүләр яулавымны дәвам иттердем әле. Ә менә бәкедә коена башлавым акыл иясе, искиткеч белгеч,  Чаллы шәһәрендә төзелешне механикалаштыру идарәсе җитәкчесе Иван Мухрыгинга бәйле.  1988 елда ул «Исәнмесез» дигән клуб  оештырды. Килешәсездер,  исеме үк ничектер үзенә тартып тора.  Сәламәт яшисе килгән һәркемгә килергә ярый иде анда.  Күбәү идек без.  Һәр якшәмбе Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә очраштык.  Анда  төзелеш вагоны тора иде.  Шунда киемнәребезне алмаштырабыз да  балта белән бәке тишәбез. Колгалар белән боз кисәкләрен  «куып җибәрәбез».  Аннан баскычтан төшәбез дә  рәхәтләнеп йөзәбез. Әлбәттә инде, моңа ияләшергә кирәк.  Тиз генә йөзеп тә, бозлы суга чумып та булмый.  Әмма бер гадәтләнгәч… Бу рәхәтлекне сөйләп тә, аңлатып та булмый.   Урамда 20 градус салкын, ә син судан чыгасың да туңу турында уйлап та карамыйсың, киресенчә, эссе мичтән ургылган кебек,  пар чыга, тән кызыша.  Ә аннан соң вагонда  самавырда кайнаган чәй эчә-эчә, ничек тукланырга, нинди физик күнекмәләр ясарга кирәклеген сөйләшәбез. Мондый якшәмбеләрне без олы бәйрәм кебек көтеп алдык.

Мондый рәхәтлекне  озынайту өчен, якшәмбене генә көтеп тормадык, әлбәттә.  Үзебез яшәгән ЗЯБ бистәсендә 5–6 кеше җыелдык та көн саен диярлек  бәкегә чумып кайттык. Моның өчен иртәнге 5тә торырга кирәк иде, чөнки өйгә кайтып, чәчне киптереп, эшкә йөгерәсе бар бит әле.

Әйтергә кирәк, ул елларда мондый ысул белән сәламәтлеген ныгытучылар, чыныгырга теләүчеләр бик күп иде.  Без хәтта  төп состав белән Казанга, республика слетына да бардык. Бер слетны   Мәләкәс  ярындагы  вагоныбыз  янында да үткәрделәр.

Ни кызганыч, еллар узды, клуб акрынлап таркалды. Әмма шөгылемне ташламадым. Хәзер мин бәкедә коенырга ике дус хатын  белән йөрим.  Дөрес, олыгайган саен чамасын белергә тырышабыз.  Шуңа күрә атнасына  ике яки өч тапкыр гына чыгабыз. Салкынлык 20 градустан  артса да, туктап торабыз.

Ышаныч

Людмила Михайловна яхшы укытучы буларак кына түгел, спортчы буларак та ышаныч яулый укучылары арасында. Бер чыгарылыш сыйныфы аның хәтеренә бигрәк тә нык уелып калган.

– Миңа ничектер гел яхшы әти-әниләр, тырыш укучылар туры килә, – ди ул. – Ул вакытта 5 нче сыйныфка яңа укучыларны кабул итеп алдым да  чыныгу дәресләре үткәрергә булдым.  Башта әти-әниләр белән җыелыш үткәрдем.  Бәхетемә,  арада  Беккер фамилияле бер табиб та бар иде. Беренче минуттан ук минем яклы булып, бик нык ярдәм итте ул миңа.  Аңа бүген дә рәхмәтлемен.  Күз алдына китерегез әле:  икенче сменаның бишенче дәресе бетүгә,  малайлар  чишенә-киенә торган урынга йөгерәләр, ә кызлар сыйныф бүлмәсендә калалар. Ник дисезме?  Мәктәп киемнәрен салып, коену костюмнарын кияргә.  Шуннан 32 чиләкне берьюлы күтәреп алалар да,  мәктәп ишегалдына чыгып,  түгәрәккә тезелешеп басалар, краннан агызган салкын суны өсләренә коялар.  Бу бәкедә коеныр өчен әзерлек кенә иде әле.  Ул елларда укучылар «Кама таңнары» газетасында «Яраткан укытучыбыз белән бәкегә дә төшәргә риза» дигән исем белән мәкалә дә бастырганнар иде. Фотолар да сакланган. Мин бу балаларым белән бүгенгәчә горурланам.  Шундый режимда  4 ел, ягъни 9 нчы сыйныфка кадәр яшәдек әле без. Аннан аларны беренче сменага күчерделәр.  Мәктәпне тәмамлаганчы, якшәмбе көннәрендә бәке янында гына очраштык.

Бүген укучыларны спортка җәлеп итү авыррак, әмма мөмкин хәл. Кызыксындыру чаралары бик күп бит.  Аны партада да башларга була.  Мәсәлән, контроль диктант язганда, 20 бүләккә ия  йөзүче Шаварша Карапетян турында текст сайлап аласың.  Спорт терминнарыннан гына торган сүзлек диктанты  да файдалы булыр иде.  Имтиханнарга әзерләнгәндә, «Сәламәт яшәү рәвеше – нәрсә ул?» дигән темага инша язып, шушы темага рәхәтләнеп әңгәмә корырга була.  Андый үрнәкләр бар инде ул. Мәсәлән, Лев Толстой хикәясендә дә укучылар «Костылин ни өчен Жилиннан көчлерәк?» дигән сорауга җавап эзлиләр бит.

Шпагат

Людмила Михайловна җиңел генә шпагатка утыра. Бу гамәленә бәйле бер вакыйганы да кызык итеп сөйли ул.

– Бервакыт 10 нчы сыйныфка  яңа укучы килде. Бик тәкәббер, беркем белән дә хисаплашмый, күрәсең, өйдә бик иркәләп кенә үстергәннәр. Үзе акыллы, рус теленнән дә яратып шөгыльләнә, ә менә әдәбиятны бар дип тә белми. Бу кирелеген, мин әдәбияттан барыбер имтихан бирмим бит, дип аңлата.  Сөйләшергә бик авыр иде аның белән.  Көннәрдән беркөнне дәрестә чираттагы «2ле»не куйдым да: «Әйт әле, син әдәбият белән шөгыльләнсен өчен мин  нишли алам?» – дигән сорау бирдем.  Ул миңа карап торды да, күзен дә йоммыйча: «Әгәр шушы яшегездә шпагатка утыра алсагыз, мин әдәбият белән шөгыльләнәчәкмен. Сезгә ике ай вакыт бирәм», – диде.  Озак уйлап тормадым. Туфлиләремне салдым да такта янында, бөтен укучылар алдында шпагатка утырдым. Егетнең күзләре шар булды.  Әйтергә кирәк,  педагогика кысасына сыймаган мондый алымны мин бер генә тапкыр кулландым.  Аның каравы файдасы тиде.

Дәрес кенә түгел

– Укытучы эше дәресләр үткәрү генә түгел бит ул.  Укучылар белән мин  Алабуга, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Менделеевск, Чистай, Псков, Киев, Уфа шәһәрләрендә булдым.  Үз вакытында  экскурсовод курсларын да тәмамлаган идем.  Бик ярап куйды.  Алабуга, Казан, Чаллы шәһәрләрендә  экскурсияләрне әле дә үзем үткәрәм.

Укучылар белән яхшы  мөнәсәбәтләр  урнаштыру җиңел түгел. Моның өчен тәҗрибә,  тырышлык кирәк.  Бу җәһәттән мин әлегә кадәр  иң беренче эш урынымдагы мәктәп директоры  Владимир Аксеновны  искә алам. Сугыш ветераны иде ул.  Сентябрь буена һәр дәресемә  диярлек кереп утырды, аннан  шундый итеп кирәгемне бирде ки, өемә күз яшьләренә тыгылып, елый-елый кайтып киттем.  Аның каравы дәресләрне ничек үткәрергә, балалар белән ничек аралашырга кирәклеген сиземли башладым.  Алтын кеше иде ул. Таләпчән, әмма гадел. Хәзер ишеткәлим: минем хакта да шулай сөйлиләр.

Өстәвенә мин  һөнәремне бик яратам. Туган якны өйрәнү өлкәсендә дә әдәбиятны, тел белемен кулланам.  Берничә китабым да бар. Икесе әти-әниемә багышланган.  Әтием  гомере буена шофер булып эшләгән, сугыш ветераны, бүләкләре бар, без аларны  кадерләп саклыйбыз. Әнием исә  8 сыйныфтан соң бухгалтерлар курсын тәмамлаган да шул юнәлеш  буенча хезмәт куйган.    Безнең нәселдә шундый закончалык бар: беркем дә сайлаган һөнәренә хыянәт итми. Үзем дә – шул рәттә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү